“Без җиңәчәкбез”: “Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе яңа проект әзерләгән

“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе Россия-1 һәм Россия-24 телеканалларында “Победа будет за нами” дигән видеороликлар сериясен тәкъдим итә. Проектны төшерүдә танылган журналистлар, артистлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары катнашкан. Аларның барысы да “Ни өчен без җиңәчәкбез” дигән теманы ачу йөзеннән үз башыннан үткәннәрен сөйли.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле “Без җиңәчәкбез” дигән сүзләрне төрле тапшырулар геройлары авызыннан күп тапкырлар ишетеп киләбез. Аларның һәркайсының – үз тарихы. Без шуларның барысын да бер проектка берләштерергә карар иттек. Махсус хәрби операция геройларына да, 9 Май – Җиңү көненә дә багышланган проект бу”, – ди проект авторы, “Татарстан ГТРК” директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

“Победа будет за нами” проектында Татарстан халык артисты Алинә Шәрипҗанова беренчеләрдән булып катнашкан. Махсус хәрби операция башланганнан ук инде хәрбиләргә берничә концерт куйган, шулай ук мобилизацияләнүчеләрне хезмәт итү урыннарына озату тантанасында катнашкан ул.
“Егетләр шундый тантаналарда һәрвакыт “Туган як”ны җырлавымны сорады. Туып-үскән җиргә мәхәббәт белән сугарылган җыр шул… Аларны инде җиңү турындагы җырлар белән каршылау мизгелләрен зарыгып көтәм”, – дип фикерләре белән уртаклашкан Алинә Шәрипҗанова.

Шулай ук “Жены героев “Za Победу! Казань” иҗтимагый оешмасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары да проект геройларына әйләнгән.
“Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүчеләр буыны варислары без. Хәзер инде ирләребез неонацистларга каршы көрәшә. Хәрбиләрнең хатыннары белән аралашканда, “без дә алгы сызыкка китәр идек, әмма бурычыбыз – биредә булу, ирләребезгә гуманитар йөкләр белән ярдәм итү, балалар үстерү”, дигәнрәк сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мондый проектларда катнашу махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарның хатыннары өчен дә бик мөһим. Барыбызның да бер максат һәм бер миссия өчен берләшүебезне, бергә һәм бердәм булуыбызны тою өчен”, – дигән фикердә Оксана Бородина.
Проект буенча эш дәвам итә. Видеороликлар сериясенә яңа геройлар өстәләчәк.

Шулай ук “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе махсус хәрби операциягә багышланган “Ракурс” һәм “Республика Героев” проектларын тәкъдим итә. Аларны ВГТРКның “СМОТРИМ” мультимедиа платформасында карарга була.


Фикер өстәү