Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Космонавтика көне уңаеннан котлады.
«Бу көн космонавтларның хезмәте һәм батырлыгы, галимнәр, бөтен ракета-галәм тармагы хезмәткәрләренең таланты, осталыгы нәтиҗәсендәге гаять зур фәнни-техник ыргылышны исебезгә төшерә, – диелә котлауда. – Хәзерге вакытта галәм тикшеренүләренең тоткан урыны көннән-көн үсә. Галәм аппаратлары элемтә, навигация, телевидение системаларын оештыру, һава шартларын һәм Җирнең табигый байлыкларын өйрәнү өчен кулланыла. Галәмне өйрәнү медицинада, робот техникасы, энергетика һәм башка сәнәгать өлкәләрендә бөек ачышларга, алгарышлы технологияләргә китерә. Галәмне үзләштерү – миллионнарча иҗат кешесе өчен илһам чыганагы да әле!
Татарстанда галәм технологияләре үз вакытында бик зур үсеш алган. Казанда бөек конструкторлар Глушко һәм Королев ракета двигательләре сызымнары буенча армый-талмый хезмәт куйган. Моннан тыш республика башкаласында галәм корабларының мөһим детальләрен җитештерүче заводлар булдырылган.
Илебезнең данлыклы үткәне горурлык хисләре бирү белән бергә, алга таба ачышлар нигезенә дә әйләнсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, яңа фәнни җиңүләр телим!»


Фикер өстәү