Алексей Песошин Татарстан халкын Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Космонавтика көне белән котлады.

Котлауда галимнәр, конструкторлар һәм инженерларның фидакарь хезмәте, космонавтлар отрядының кыюлыгы һәм батырлыгы космик экипажларның Җир орбитасында эшләү, зур планнарны тормышка ашыру һәм мөһим бурычларны хәл итү мөмкинлеген тудыруы әйтелде.

Песошин хәзер космик технологияләрдән башка кешелек тормышын күз алдына да китереп булмый, диде. «Космик программаны гамәлгә ашыру белән җитештерүнең барлык югары технологияле тармаклары турыдан – туры бәйле: элемтә, транспорт, мәгариф, фән, куркынычсызлык, экология», — дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы республика, аның алдынгы предприятиеләре һәм югары уку йортлары өчен Космос темасы һәрвакыт якын булды һәм хәзер монда тиешле компетенцияләрнең киң спектры тупланган, дип өстәде. «Без космоска юлны киләчәккә, яңа технологик тормыш рәвешенә юл буларак кабул итәбез», – дип искәртте ул.

Алексей Песошин шулай ук: «Бүген иң мөһим бурыч – яшь буында космоска кызыксыну уяту», — диде. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, ә соңгы вакытта кванториумнарда да эш алып барыла. Аның фикеренчә, фикердәшләр командасында үз проектыңны эшләү – космик өлкәдә карьераны башлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Соңыннан Татарстан Премьер-министры бар кешегә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, шулай ук республиканың һәм бөтен Россиянең чәчәк атуы хакына яңа техник эшләнмәләр һәм фәнни җиңүләр теләде.


Фикер өстәү