Газетага язылу

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында узачак

26 апрельдә Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Чараның төп максаты – татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның абруен күтәрү һәм яшь буынны милли мәдәният, милли кыйммәтләр белән якыннанрак таныштыру.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел 21 тапкыр уздырыла. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының районнарында да оештырыла. Акция бер көнлек чара гына түгел. Оештыручылар сүзләренчә, аның кысаларында март аеннан башлап төрле чаралар уздырыла. 21 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Казан Квест» уены узды. Анда 7-11 сыйныф укучылары катнаша, беренче этапны узган 10 команда финалга чыга. Алар Казанның төрле урыннарында оештыручылар калдырган биремнәрне табып, чишәргә тиеш. Җиңүчеләре 26 апрельдә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты вакытында игълан ителәчәк. 23 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Казан Квиз» интеллектуаль уены үтте.

Шулай ук «Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар, ел саен дәүләт оешмаларының татар теленә мөнәсәбәтен тикшереп, аларның уңай һәм тискәре рейтингларын төзи. Бу оешмаларның халыкка хезмәт күрсәткәндә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен кулануы яки кулланмавы ачыклана. Быел антипремиядән тыш,  антирейтинг та төзеләчәк. Акция көнне «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар игълан ителәчәк.

Быел «Мин татарча сөйләшәм!» гала-концерты кысаларында «Ташаяк» ярминкәсе уздырыла. «Ташаяк» – Казанда XVI гасырдан XX гасыр башына кадәр эшләгән тарихи язгы ярминкә. Ул Кирмән янында, Болак ярында урнашкан һәм Идел буенда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе булган. Бу юлы маркет темасы – Габдулла Тукай әкиятләре геройлары, татар мифологиясе каһарманнары һәм, әлбәттә татар телен популярлаштыру. Ярминкә 15:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Гавами урынннар ишегалдында (Присутственные места Казанского Кремля) эшләячәк.

Акциянең Гала-концерты 16.00дә башлана. Анда җанлы татар музыкасы башкаручылары чыгыш ясаячак. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре