Дистәләгән кушымталар һәм сайтлар урынына, кирәкле бөтен нәрсә бер урында тупланган. «Макс»та берничә минут эчендә табибка язылырга, салымнарны, интернет яки торак-коммуналь хуҗалык өчен түләргә, штрафлар турында белергә яки бушлай Wi-Fi табарга мөмкин. Хезмәт гади: хезмәтне сайладың – мәсьәләне шунда ук хәл иттең.
35 меңнән артык кеше Дәүләт хезмәтләре профиле аша авторизацияләнгән. Хезмәткә барлыгы 200 меңнән артык кеше кергән.
Кулланучылар ешрак табибка язылу өчен мөрәҗәгать иткән – 22,8 меңнән артык. Торак-коммуналь хуҗалыкны түләү – икенче урында: татарстанлылар 5,8 мең транзакция ясап, 34,8 миллион сум түләгән.
Башка популяр опцияләр:
ЮХИДИ штрафларын тикшерү – якынча 5 мең сорау;
Газ өчен түләү – 3,7 мең түләү, 4,4 миллион сум;
Балалар бакчасы – 1,2 мең операция, 4,2 миллион сум;
Мәгариф картасын тулыландыру – 757 операция, 261,8 мең сум.
Шулай ук бот аша социаль ипотека буенча түләүләр ясарга, медицина документлары алырга, транспорт картасын тулыландырырга, төрле ведомстволарга язылырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез