«Звездный» шәһәрчегендә сәяхәттә йөргәндә, ирексездән шуны искәрәсең: аның һәр почмагында диярлек Юрий Гагарин эзләре саклана. Хәер, шунысын да әйтергә кирәк: беренче космонавт тарихны барлауга үзе дә зур өлеш керткән булып чыкты. Хәтта киләчәк буыннар өчен дип, Космонавтика музеена да нигез салган ул.
Беренче экспонат
Космонавтлар әзерләү үзәгендәге әлеге музейда экспонатлардан күзләр камаша. Галәм өлкәсенә кагылышлы ниләр генә юк монда. Шулай да экскурсоводлар таныштыруны беренче номерлы экспонаттан – Юрий Гагаринга Чехословакия башкаласы Прага заводында бүләк ителгән литейщик фигурасыннан башлыйлар. Ул бронзадан коелган.
Галәмнән әйләнеп төшүгә, Гагарин чит илләргә бик күп чакырулар ала. Барлыгы 27 илдә дусларча очрашуларда катнаша. Аларның иң беренчесе 1961 елның 28 апрелендә Прагада була. Аэропорттан шәһәргә кадәр озынлыгы 15 чакрымга сузылган юл читенә халык җыела.
Чыннан да, космосны яулау ул вакытта дөнья халкы өчен көтелмәгән, искиткеч вакыйга була: барысы да шул хисләр белән яшиләр, иҗат итәләр. Мәсәлән, чех джазменнары 12 апрель көнне үк туры эфирга «Хәерле көн, майор Гагарин» дип аталган җыр белән чыгалар. Кызыксыну шул дәрәҗәдә көчле була ки, ул вакытта Җир шарындагы бар халык беренче космонавтның тәрҗемәи хәлен дә яттан өйрәнеп бетә диярлек. Шуңа күрә аның яшь чакта металлург булып эшләгәнен чехлар да яхшы белә. Димәк, сайланган бүләк тә гайре табигый булмый. Беренче космонавт өчен аны «Шкода» заводында әзерләгәннәр булса кирәк, чөнки фигурада әлегә кадәр логотип саклана. Ә бүләкне машина төзелеше һәм электротехника өлкәсе буенча эшләгән элеккеге чех предприятиесендә тапшыралар. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бу компания «Татра» маркалы трамвайлар җитештерү буенча дөньяда лидер була.
Сувенирны космонавт кулына тапшыру мизгеле тарихка кереп калмаган, ягъни фотога төшерелмәгән. Әмма музейда завод директоры Антонин Капекның Юрий Алексеевичка әйткән ялкынлы сүзләрен тыңларга була. Гагаринның рәхмәт сүзләре дә әңгәмәнең тавышлы версиясенә кереп калган. Аны визит вакытында катнашкан журналист Ян Петранек эшләгән.
Музей нәкъ менә шушы экспонаттан башлана да инде. «Гагарин, космонавтларга бирелгән бүләкләр халыкныкы булырга тиеш, дигән фикердә була. Шуңа күрә беренче көннәрдә үк музей төзү хыялын тормышка ашыра башлый», – дип искә алалар хәзер ул көннәрне. Беренче космонавт аңа нигез салучы булып санала.
Музей
Космонавтлар музее 1967 елның 6 ноябрендә ачыла. Ул вакытта Гагарин 82 илдән килгән яшьләр оешмалары вәкилләренә экскурсияне үзе үткәрә. Кызыклы хәлләр дә булгалый. Бервакыт шулай, узган гасырның 80 нче елларында, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе тыңлаучылары музей белән танышырга киләләр. Алар арасында Чехословакия вәкилләре дә була. Экскурсовод бу вакыйга турында безгә болай дип сөйләгән иде: «Ике егет, литейщик фигурасы янына килеп, кызу-кызу сөйләштеләр. Баксаң, алар заманында Юрий Гагарин белән очрашуда булып, беренче космонавтка шушы бүләкне тапшыру тантанасында катнашканнар икән».
Әйтергә кирәк, 2009 елга кадәр бу музейның ишекләре һәркем өчен дә ачык булмаган. Ул урнашкан Офицерлар йорты үтә яшерен булып саналган. Әлеге территория хәтта картада да күрсәтелмәгән була. Музейга керергә теләүчеләр бишәр ел чират көткәннәр һәм махсус хезмәтләр тарафыннан бик җентекләп тикшерелгәннәр.
Бүген исә, тиешле баскычларны үтеп, документлар тутырганнан соң, бу йортка һәр мәктәп баласы керә ала.
Баштарак бүләкләр өчен бер бүлмә генә каралган булса, экспонатлар күп булу сәбәпле, аларны Офицерлар йортының башка бүлмәләренә дә чыгаралар. Гагаринның галәмдә булып кайткан костюмын, ботинкасын монда зур горурлык белән саклыйлар. «Безнең өчен иң кыйммәтле экспонатлар», – диләр. Шулай ук Королевның ракеталарны һавага күтәрергә сигнал биргәндә кигән курткасын да, скафандрларны да, Терешкова, Титов, Леонов һәм башка космонавтларның шәхси әйберләрен дә күрергә була. Гагариннан алып, бүгенгә кадәр барлык космонавтлар да күнекмәләр ала торган «Восток» корабле тренажеры да шунда урын алган. Әлбәттә инде, музейда төрле фаҗигаләр турында хатирәләрне яңартып торган экспонатлар да бар. Мәсәлән, монда 1971 елның июнендә «Союз-11» экипажы – Георгий Добровольский, Владислав Волков, Виктор Пацаевка тапшырылырга тиешле старт ачкычлары саклана. Кызганыч, герметизация бозылу сәбәпле, алар өчесе дә һәлак була. Шунлыктан инде экспонат булып калган ачкычларны музейга китерәләр.
Гагарин бүлмәсе
Офицерлар йортында Гагаринның эш кабинеты да бар. Дөрес, аны 1968 елда, беренче космонавт очкычны сынау вакытында һәлак булганнан соң гына ачалар. Әмма бүлмәне барыбер «эш кабинеты» дип атау гадәткә кергән. Мондагы иң кадерле экспонат – галәмгә иң беренче очкан кешенең 108 минут вакытын санап торган сәгать. Гагаринның документлары да сакланган. Фаҗига булганнан соң, эзләүчеләр төркеменнән берәү каен башына эләгеп калган куртканы күреп ала. Аның кесәсендә Юрий Алексеевичның портмонесы, шәхси документлары була. 1969 елдан бирле булачак космонавтлар, Байконурга юл тотар алдыннан, Мактаулы кунаклар кенәгәсендә үзләренең имзаларын калдыралар. Бу гамәл гадәткә кергән һәм беркайчан да онытылмый, диләр музейда.
Ромашка
Юрий Алексеевичның хәләл җефете Валентина Ивановнаның бакыйлыкка күчкәненә әле берничә генә ел. Ул музейга килгән кешеләрне бик кадер-хөрмәт белән каршы алган. Хәтта фатирына чәй эчәргә дә чакыргалаган. Ә үзәктә эшләүче космонавтлар, очучылар аның белән гел аралашып яшәгән, фатирына кереп-чыгып йөргәннәр. Хәер, «Звездный» шәһәрчегендә бар халык бер йодрыкка тупланып яши, башкача булдыра да алмый кебек тоелды миңа. Аларның яшәү рәвешләре дә, мәнфәгатьләре дә бер төсле бит. Геройлар аллеясында галәмнән Җиргә әйләнеп кайткан экипажны каршы алу өчен дә бергәләп җыелалар. Бер караганда, монда чит кеше дә юк бит инде. Кемнеңдер ире, әтисе, улы, оныгы кайта. Барысы да – батырлар. Музейда әйтүләренчә, «Звездный» шәһәрчеге – җан башына Россия Геройлары иң күп булган территория ул.
Шәһәр үзәгендә беренче космонавтка һәйкәл салынган. Гадәттә туристларга аның алгы ягын гына күрсәтәләр, фотога төшерәләр. Ә безнең экскурсовод: «Бу һәйкәлнең бер сере бар. Таба алырсызмы икән?» – дигән сорау бирде. Эзләп карадык, гайре табигый нәрсә күзгә чалынмады кебек. Һәйкәлнең артына чыгып тормадык, чөнки анда чәчәк түтәлләре иде. Баксаң, бөтен хикмәт шунда булган да икән. Иртәнге зарядкага чыккач, Юрий Алексеевич, кулын артына яшереп кенә, хәләл җефетенә көн саен ромашка чәчәкләре алып кайта торган булган. Һәйкәлне төзегәндә, нәкъ менә шул традицияне онытмыйча, бронза чәчәкләр ясап куйганнар. Йортлары да янәшәдә генә булгач, Валентина Ивановна аларны көн саен тәрәзәдән күзәтеп торган. Күрәсең, шулай итеп сагынуын да, сагышын да баскандыр.
Сан
Бүген СССР һәм Россия космонавтлары исемлегендә 130 кеше исәпләнә, шуларның 5е – хатын-кызлар. 116 космонавт карьерасын тәмамлаган. 14е актив эшчәнлек алып бара һәм берләштерелгән отрядта санала. 4 космонавт очыш вакытында һәлак була. 2023 елның март аена 44 космонавт вафат.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat