Юрий Гагаринны йөрткән милләттәшебез Исфат Миңнеҗанов: «Бер сүзне дә читкә чыгармадым»

Космонавтлар әзерләү үзәгенә Татарстаннан делегация килеп төшү беренче чиратта кайчандыр Юрий Гагаринны «Волга» машинасында йөрткән милләттәшебез Исфат абый Миңнеҗановны сөендерде булса кирәк. Аны бу шәһәрчектә хөрмәт итеп, «Звездныйның баш татары» дип йөртәләр.

Чыннан да, шәһәрчектә дә, үзәктә дә Исфат абыйны белмәгән кеше юк. Күренеп тора: бик яраталар, хөрмәт итәләр үзен. Юлында очраган һәр кеше елмаеп, якын итеп исәнләшә. Аңлашыла да инде, аның монда хезмәт итә башлавына быел 57 ел була, эшкә йөрүдән туктаганы юк әле. «Аяклы тарих» кебек ул. Шактый урыннарда безне дә озата йөрде.

Исфат Заһирович үзе 1961 елның 17 ноябрендә Мәскәү янындагы Чкалов шәһәрендәге хәрби аэродромга солдат хезмәтен үтәргә килә. Анда җиһазларны кислород белән тәэмин итүче машинада эшли. Космонавтларның беренче отряды да шушы аэродромнан самолетларда очышлар ясый.

– Миңа Гагарин,Титов, Беляев, Леонов һәм башка космонавтлар очкан самолетларны да тәэмин итәргә туры килде. Алар кислород белән җиһазланган камераларда күнегүләр ясадылар. Шуңа күрә үзәккә килгәнче үк аларны яхшы белә идем, якыннан аралашып яшәдем. Бервакыт шулай мине сөйләшергә дип чакырып алдылар. Үзәккә эшкә килергә ризалыгымны сорадылар. Бу – 1966 ел иде, – дип искә төшерде ул.

Исфат Заһирович 26266 нчы хәрби частька (60 нчы елларда Космонавтларны әзерләү үзәге шулай аталган) гараж начальнигы булып килә. Аннан автотранспорт бүлеге командиры итеп билгеләнә. Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң бирелгән «Волга М-21» машинасы аның карамагында була. Ул аның гел сафта, төзек булуы өчен җавап бирә. 84-61 ВГ номерлы бу кара төстәге машина хәзер дә Космонавтлар әзерләү үзәгенең бер корпусында тора. Исфат абый машина янына еш килеп чыга, фотоларга да төшә, хатирәләрен дә яңарта.

Исфат абый әйтүенчә, вазыйфасына күрә, ул космонавтларны йөртүче шоферларга алмашка һәрвакыт рульгә утырырга әзер була. Шуңа күрә Юрий Гагаринны да еш йөртергә туры килгән. Совет космонавтикасына нигез салучылар – Сергей Королев, Валентин Глушко белән командировкага йөргәннәрен дә искә төшерде. Дачаларында да, фатирларында да булганым бар, дип мактанып та алды. Әмма артык бер сүз дә әйтмәде.

– Без күп вакытта Космонавтлар әзерләү үзәгенә һәм Королев шәһәрендәге 1 нче номерлы аерым конструктор бюросына (ОКБ-1, хәзер ул «Энергия» ракета-космик комплексы дип атала) йөри идек. Әмма ул вакытта боларның барысы да яшерен мәгълүмат булып, Гагаринның кайларда булганын әйтергә ярамады. Бергә йөргәндә төрле темаларга да сөйләштек. Бер сүзне дә читкә чыгармадым. Шулай тиеш иде. Әле хәзер дә шул гадәтемне дәвам итәм, – диде ул бу җәһәттән.

Исфат абыйның архивында беренче космонавт белән төшкән фотолар да күп. Ике фотосын «Ватаным Татарстан» газетасына да бүләк итте. Бүләк дигәннән, Исфат абыйга безнең дә күчтәнәчебез бар иде. Делегация алып килгән китаплар һәм чәкчәктән тыш, без аңа «ВТ» символикасы төшерелгән футболка һәм бейсболка тапшырдык. Хезмәттәшләре янында зур горурлык белән, туган ягыннан килгән сәлам кебек кабул итте ул аларны.

Исфат Миңнеҗанов 1939 елда Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылында туып үсә. Татарстанда соңгы тапкыр 2018 елда булган. Туган җирен бик сагынып, күрәсе килеп яши. Безнең белән очрашкач, бу хисләре тагын да яңарып китте, күрәсең. Кайтырга җыенып калды. Сәламәтлегенә зарланмый. Звездныйның урамнары киң, уңайлы. Рәхәтләнеп велосипедта йөри, спорт белән шөгыльләнә, үзе артыннан башкаларны да ияртә. Ул гынамы соң? Шәһәрчектә тәртип урнаштырып йөри ул. Аның күзлегеннән караганда тиешенчә киенмәгән берәр яшь кешене күрсә: «Син үзеңнең нинди шәһәрдә яшәвеңне оныттыңмы әллә?» – дип кисәтеп алу Исфат абый өчен берни тормый. Иң кызыгы, дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, аңа беркем дә каршы сүз әйтми.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү