Казанда узган Сабан туеннан соң “ПМЖКХ” төбәк чүп җыю операторы 43 тонна көнкүреш калдыгы җыйган.
4 мәйданда – Аккош күле, Тынычлык бистәсендәге каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта һәм Казан ипподромында узган бәйрәмнәрдәге чүп-чарны җыю өчен 139 контейнер һәм 10 бункер куелган булган.