Галим Казанның коену өчен иң чиста һәм куркынычсыз сулыкларын атады

Идел ярында урнашкан пляжларда суның сыйфаты зур булмаган сулыкларга караганда һәрвакытта да яхшырак була. Казанның иң чиста су объекты – Зөбәрҗәт күле, дип белдерде КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иң чиста су объекты – Зөбәрҗәт күле (элек күл урынында Юдино карьеры булган, анда ком чыгарганнар). Суның төсе үзенчәлекле булу аркасында аны 2007 елда ук шулай атаганнар», — диде Минһаҗева.

Зур Аккош күленә килгәндә, анда коенырга мөмкин, әмма авызга су керүдән сакланырга кирәк. Суны пычрата торган чыганаклар булмаса да, күлнең экосистемасы формалашмаган, шул сәбәпле ул йә чәчәк ата, йә каракучкылланып тора, дип ачыклык кертте галим.

Казанлылар арасында Тирән күл дә шактый популяр, бу – җир асты сулары белән туена торган су объекты. Ул тотрыклы экосистемасы белән аерылып тора, әмма бер кимчелеге бар – аның рекреация йөкләнеше гаять зур, дип искәртте Минһаҗева. Комсомол күле хакында да шуны әйтергә мөмкин, ул – артезиан сулары белән туена торган ясалма буа.

Галим «Локомотив» пляжын «җитәрлек дәрәҗәдә чиста түгел» диде, моның сәбәбе – аның зур су объектында урнашуында һәм сулыкның киңәюендә.

Искәртеп узабыз, иртәгә Казанда коену сезоны ачыла, барлыгы биш муниципаль пляжда («Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомол күле», «Зур Аккош күле») ял итеп булачак.

 


Фикер өстәү