Сигез оныгы булган Гөлнур апа Сабирова: «Алар белән спорт залына уйнарга йөрим”

Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында яшәүче 70 яшьлек Гөлнур апа Сабирова җәйне оныклары белән мәш килеп үткәрә. Казан, Чистай шәһәрләре, Алексеевск районыннан сигез оныгы кайта икән. Гөлнур апа алар белән авылның спорт мәйданчыгына, спорт комплексына йөри.

– Менә 9 яшьлек оныгым Айзат белән баскетбол әрҗәсенә туп ыргытып уйнадык әле. Волейбол, баскетболны да яратабыз. Атынчыкларда да атынабыз. Көнне шулай күңелле үткәрәбез. Оныклар авылга кунакка кайтырга атылыгып тора, –ди Гөлнур апа Сабирова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү