26 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне

Бу көн 1987 елда барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү максатыннан БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителә.

 

83 ел элек СССРда сигез сәгатьлек эш көне, җиде көнлек эш атнасы һәм эштән үз теләгең белән киткән өчен җинаять җәзасы кертелә.

1936 елның мартында ВКП(б)ның XVIII съезды җан башына продукция җитештерү буенча капиталистик илләрне узып китәргә дигән карар кабул итә. Съездда өченче бишьеллык (1938-1942 еллар) планы карала һәм раслана. Байтак предприятиеләр сафка кертелә, халыкның активлыгын күтәрүгә шактый игътибар бүленә.

1940 елның 26 июнендә — СССР Югары Советының «Сигез сәгатьлек эш көненә, җиде көнлек эш атнасына күчү һәм үз теләгең белән эштән китүне тыю турында»гы, 17 июльдә «Машина-трактор станцияләрендә эшләүче тракторчыларның һәм комбайнчыларның үз теләге белән эштән китүен тыю турында»гы указлары дөнья күрә. Аларга ярашлы, үз теләге белән эштән китүчеләр һәм икенче предприятиегә эшкә күчүчеләр хөкем ителә һәм 2-4 айга төрмәгә ябыла ала. Җитди сәбәпсез эшкә килмәгән эшчеләр, хезмәт хакының 25 проценты язылып, 6 айга кадәр  төзәтү эшләренә җәлеп ителә.

 

Парашют белән сикерү дәресләре

1930 елда Воронежда Минов Л.Г. җитәкчелегендә самолёттан парашют белән сикерү дәресләре башлана. Бу көн совет парашют спортының туган көне булып санала.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү