Җиһангирларның җәйге атналыгы

«Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов оештырган бу
атналык бик файдалы һәм уңдырышлы булды. Татарстан делегациясе әле генә
Космонавтлар әзерләүче үзәк урнашкан Звездный шәһәреннән кайткан иде. Анда
космос өлкәсенә зур өлеш керткән милләттәшләребез белән дә очрашты.

Галәмгә илтүче баскыч: «ВТ» журналисты Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә  булып кайтты

Шуларның берсе – кайчандыр Космонавтлар әзерләү үзәгендә транспорт цехы
начальнигы булып эшләгән, кирәк вакытта космонавтларны шул исәптән Юрий
Гагаринны да йөрткән, әле хәзер дә хезмәт итүдән туктамаган ветеран Исфат абый
Миңнеҗанов. Аның күптән инде туган якларына кайтканы булмаган икән. Бик кайтасы
килеп калган иде. Озак тотмады. Бер-бер артлы үткәрелгән чаралар аның өчен генә
түгел, хәтта җиһангирлар өчен дә көтелмәгәнчә җылы, уңышлы булды.

5 июль көнне поезддан төшү белән, ул үзен каршы алучылар белән Фән һәм
мәгариф министрлыгына юл тотты. Моның үзенә күрә сере дә бар. Җиһангирларның
эшчәнлеге нигездә балалар белән бәйле. Төркем тәкъдим иткән проектны
министрлыкта хуплап каршы алдылар. Исәпләре – Арча районы һәм кайбер Казан
мәктәпләрендә башланган бу программаны Татарстанның барлык мәктәпләренә дә
кертү. Шул ук көнне делегация космос өлкәсенә бик зур өлеш керткән Сергей Королев
һәм Валентин Глушко һәйкәлләренә чәчәк салды. «Ватаным Татарстан»
газетасында, «Татмедиа» оешмасында, «Сабантуй», «Салават күпере» газета-
журналларында, «Тәртип» радиостанциясендә һәм «Байтик» балаларны
сәламәтләндерү комплексында булды.

Татарстанда космос өлкәсе белән кызыксынучылар күп. Иртәгесен “Бөтендөнья
татар конгрессында үткәрелгән түгәрәк өстәлгә дә шактый кеше җыелган иде. Анда
«Җиһангир тәрбияләү – ул милләтнең төп мәсьәләләреннән берсе» дигән темага
сөйләшү булды. Сөйләшү нәкъ 108 минут барды. Бу – Юрий Гагаринның галәмдә
булган вакыты.

Исфат абый Кама Тамагы районында – туган ягында да булды. Анда башта
«Аргамак-Сәләт» лагеренда очрашу үткәрелде. Балаларны бигрәк тә
космонавтиканың тарихы, бүгенге көне, перспективалары кызыксындырды. Алар төрле
проектларда катнашу мөмкинлеген барладылар. Исфат Загирович Кама Тамагында,
үзенең туып үскән Бәрлегуҗа авылында туганнары белән дә очрашты.

Очрашуларның иң кульминацион моменты, мөгаен, Арчада булгандыр. Бу
аңлашыла да, чөнки «Җиһангирлар» төркеме үз эшчәнлеген нәкъ менә шушы
җирлектә башлады. Монда Жуковский исемендәге академия профессоры, Юрий
Гагаринның укытучыларыннан берсе Рәхим Мөбарәкшинны (ул Арча районының
Күлтәс авылында туган, шунда җирләнгән) һәм үз вакытында Космонавтлар әзерләү
үзәгендә замполит булып эшләгән Марс Хәкимовны (ул Кенәр авылыннан, Исфат
абыйның якын дусты булган) искә алдылар. Туганнары белән очраштылар. Якташыбыз
Сергей Рыжиковның беренче тапкыр галәмгә очу хөрмәтенә куелган стела янында
булдылар. Арча педагогия училищесында «Без – Тукай оныклары» дип аталган төбәкара
лагерьда кабат балалар белән очраштылар. Монда Россиянең 25 төбәгеннән балалар
җыелган. Бүген исә атналыкның соңгы көне. Шул җәһәттән «Казанские ведомости»
газетасы редакциясендә Гагаринча лимонлы чәй эчеп, җиһангирларның
Космонавтларны әзерләү үзәге белән хезмәттәшлеге хакында зур сөйләшү булды.

-Бу атналык – планда каралган эшнең бер өлеше генә әле, — ди Хәлил
Шәйхенурович. – Без – җиһан кешеләре. Балалар бик кызыксына. Гагарин чоры һәм ул
данлыклы көннәр онытылмаска тиеш. Боларның барысы да илебезне үстерү өчен
кирәк. Безне Галәм һәм Туган ил берләштерә!

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү