Татарстанда 200дән артыграк гаилә «Авыл ипотекасы» программасы буенча тораклы булган

Быел Татарстанда 200дән артыграк гаилә «Авыл ипотекасы» программасы буенча тораклы булган. Аларга авыл җирлекләрендә торак сатып алу яки төзү өчен барлыгы 500 миллион сумлык кредит бирелгән. Әйтергә кирәк, республикада яшәүчеләр әзер йортларга өстенлек бирә.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле төбәктә барлыгы 3340 «Авыл ипотекасы» теркәлгән. Җәмгысы 7,6 миллион сумлык кредит бирелгән.

Сүз уңаеннан, «Авыл ипотекасы» «Авылларны комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысасында гамәлгә ашырылып килә. Аны 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләр рәсмиләштерергә мөмкин. Республикада яшәүчеләргә кредитның иң зур күләме 3 миллион сум тәшкил итә. Гаилә парлары өчен 6 миллион сумга җиткерелергә мөмкин. «Авыл ипотекасы»н 25 елга кадәр алу мөмкинлеге каралган. Беренчел кертем – ким дигәндә торак бәясенең 10 проценты.


Фикер өстәү