Казанда Жириновский исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин

ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге Казан хакимиятеннән партия лидеры Владимир Жириновский хөрмәтенә шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирүне сорады.

«Казанда Жириновскийга истәлекле урын булырга тиеш! Урам яки сквер. <…> Владимир Вольфович ил өчен 30 ел эшләде һәм гомеренең яртысын Россиягә багышлады. Хәзер Россиядән аның хөрмәтенә скверга исемен бирүләрен сорыйбыз!» — диелә ЛДПР партиясенең республикадагы бүлеге мөрәҗәгатендә.

 


Фикер өстәү