Казанда “Үлемсез полк” узачак маршрут һәм вакыт билгеле

Чарада катнашучылар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Акция 15.00 сәгатьтә башлана.

✅“Үлемсез полк” колоннасы Карл Маркс, Лобачевский урамнарыннан, “Черек күл” паркы яныннан һәм Кремль урамы аша узачак. Акция Меңьеллык мәйданчыгында тәмамлана. Анда концерт булачак.

✅Соңга калучылар, Казан федераль университеты янында, Астрономическая һәм Нужин урамнарында колонна сафларына кушыла алачак.

✅10:00-16:00 сәгатьләрдә “Үлемсез полк” маршрутында транспорт хәрәкәте чикләнелә. Шуңа күрә юлыгызны алдан планлаштырып кую сорала.


Фикер өстәү