Татарстанда бер ир-ат әнисен кыйнаган

Ир-ат суд хөкеме алдына баскан.

Бу хәл узган елның маенда булган. Чаллыда яшәүче бер хатын-кызга улы кунакка килгән. Кунакның балконга чыгып тәмәке көйрәтүе хуҗабикәгә ошамаган: аннан ул урамда тартуын сораган. Шул сәбәптән үзара тавыш купкан. Ир, ачуланып, әнисен кулларыннан тотып алган да бөтен көченә кыскан. Шуннан соң куллары белән битенә, башына, муенына суккан. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

“Авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрдем һәм урамга йөгереп чыктым. Подъезд төбендәге эскәмиягә утырып, елый башладым. Тавышымны ишетеп, күршем йөгереп чыкты. “Ашыгыч ярдәм” чакыртты. Бөтен тәнем күгәреп чыккан иде”, – дип сөйләгән мескен ана суд утырышында.
Күршесе әйтүенчә, әнисенә ташланган ир-ат башка шәһәрдә яши. Әнисенең хәлен белешергә бик сирәк килә. Килгән саен эчә, юктан тавыш куптара.
Юньсез ирнең моңа кадәр дә “утырганы” булган. Бу юлы ул биш айга ирегеннән мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү