Татарстанда Президент сайлауда “Мобиль сайлаучы” аша тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә

Бүген Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда Президент сайлауда “Мобиль сайлаучы” системасы аша тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлаган. Гаризаны республиканың Күпфункцияле үзәгенә тапшырырга мөмкин.

Шулай итеп, заманча технологияләр ярдәмендә яшәү урыны буенча гына түгел, бәлки кайда барсаң – шунда, ягъни теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирергә була.
Моннан тыш гаризалар Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук территориаль сайлау комиссияләрендә кабул ителә. Аларны 11 мартка кадәр тапшырырга мөмкин. 6-11 мартта исә участок сайлау комиссиясенә дә гариза тапшыру мөмкинлеге пәйда булачак.
Күпфункцияле үзәк белгечләре киңәш иткәнчә, кайда тавыш бирәсеңне алдан ук билгеләп куярга кирәк. Моны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәл итәргә мөмкин. Гариза тапшыручы яшәү урыны буенча исемлектән төшереп калдырыла. Ә инде участокны алыштырырга туры килсә, беренче гаризаны юкка чыгарып, икенчесен тапшырырга кирәк булачак. Үзең белән паспорт яки төп документны алыштыру чорында эчке эшләр органы биргән вакытлы таныклыкны алып бару таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 мартта уздырыла. 1 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2 928 633 кеше сайлау хокукына ия.


Фикер өстәү