Путин кандидатурасын хуплап җыелган имзаларны Мәскәүгә җибәрергә әзерләнәләр

Татарстан Владимир Путинны Россия Президентына тәкъдим итүне хуплап җыелган имзаларның беренче партиясен Мәскәүгә җибәрергә әзерли. Россия башкаласындагы Үзәк сайлау штабына юллаганчы, алар республикадагы берничә этаптан торган тикшерү уза.

Мәгълүм булганча, имза җыю эше 2023 елның 23 декабрендә башланды. Ул 2024 елның гыйнвар азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чарада иҗтимагый оешмалар, волонтерлар, Гомумроссия Халык фронтының төбәк оешмасы актив катнаша.

Гамәлдәге Президентның ышанычлы заты, Гомумроссия Халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов искәрткәнчә, барлык кәгазьләр дә юрист тарафыннан тикшереләчәк һәм ышанычлы зат тарафыннан расланачак. Аерым алганда, юрист кәгазьләрнең дөрес итеп тутырылуына карый. Мәсәлән, имза чикләрдән чыгып киткән, паспорт мәгълүматлары төгәл күрсәтелмәгән икән, мондый кәгазьне ышанычлы зат расламый.

Татарстан буенча Путинны хуплап 12 урында имза калдырырга мөмкин (зур сәүдә үзәкләре, кандидатның төбәктәге штабында, халык фронтының төбәк бүлекчәләрендә, «Бердәм Россия»партиясенең төбәк һәм җирле бүлекчәләрендә).

Волонтерлар әйтүенчә, халык имза гына түгел, Президентка теләкләрен, мөрәҗәгатьләрен, хуплау сүзләрен дә язып калдыра ала.

Искәртеп үтик: Президент сайлауларында катнашу өчен Владимир Путинга 300 мең имза җыярга кирәк. Имза саны һәр төбәктә 7,5 меңнән артып китмәскә тиеш.


Фикер өстәү