Татарстан халкы Россия Президентына Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итүне актив хуплый, дип белдерде Россия Герое, “Монолит” кушаматын йөртүче танкист Рәсим Баксиков. Бу хакта “Татар-Информ” яза.
– Хәзерге вакытта волонтерлар, “Бердәм Россия” активистлары, халык фронты тарафыннан күп кенә имзалар җыя алды. Бу эш әле дә дәвам итә. Бүген Үзәк штабка имзаларның беренче партиясен китерделәр, – ди Рәсим Баксиков.
Аның фикеренчә, илебез үсүен дәвам итә һәм ул көчле лидерга мохтаҗ. – Кемдер моның белән шөгыльләнергә тиеш. Дөресен әйткәндә, Владимир Владимирович Путин 2000 елдан эшли һәм әле дә Росси яхалык өчен эшләвен дәвам итә, – ди Россия Герое.
Исегезгә төшерәбез, бүген Мәскәүдә 2024 елгы президент сайлауларында Россия Президенты Владимир Путин кандидатурасын яклап, 2024 елгы президент сайлауларында Татарстаннан имза кәгазьләрен тапшыралар.