Владимир Путин кандидатурасын хуплап, 3,5 миллионнан артык имза җыелган

2024 елгы Президент сайлавына тәкъдим ителгән Владимир Путин кандидатурасын хуплап, 3,5 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта РИА Новости «Бердәм Россия» партиясе генераль сәркатибе  Андрей Турчак сүзләренә  сылтама белән хәбәр итә.

«25 меңнән артык кешенең тырышлыгы белән 3,5 миллионнан артык имза җыелды», –  дигән Турчак.

Әлеге имзаларның 2,1 миллионга якыны «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре тарафыннан җыелган.

Турчак төбәкләрдәге вазгыять турында да әйтеп үтте. Имза җыю буенча лидерлар өчлегенә Кемерово өлкәсе (74 меңнән артык), Чувашия (64 мең) һәм Башкортстан (58,5 мең) кергән.

16 гыйнварда «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылган бердәм имза җыю көнендә тагын 316 мең имза җыелган.

Чара партиянең төбәк һәм җирле башкарма комитетларында, иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, иҗтимагый ярдәм штабларында (ил буенча алар 4 меңгә якын) үткәрелгән. Үзәктән еракта урнашкан районнарда волонтерлар сайлаучыларның яшәү урыны буенча килеп имза җыйган.

Россия Президентын сайлау агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак.

 


Фикер өстәү