Камилә Вәлиевага карата чыгарылган карар турында: «Үзебездә дә гаеп бар!»

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «ВТ» хәбәрчесенә фигуралы шуучы Камилә Вәлиева белән бәйле вазгыятьне шәрехләде.

Хәлил Шәйхетдинов мондый нәтиҗә көтелгән иде инде, дигән фикердә.

– Халык та борчыла, әлбәттә. Әмма гаеп бездә дә бар. Спортчыны андый халәттә калдырырга тиеш түгел иде. Ул бит япь-яшь кыз. Җитәкчеләр, функционерлар, тренерлар, табиблар уйлап бетерергә тиеш иде моны. Гаепне үзебездән дә эзләргә кирәк. Акыллы кеше чишелешен табар, ә зирәк кеше бу хәлне булдырмый калыр иде, диләр бит, – диде ул. – Камилә белән генә түгел, бүтән спортчылар белән дә мондый хәл кабатланмасын өчен алдан хәстәрен күрергә тиешләр. Мин ышанам, Камиләбез өчен әле көрәшне алып барырлар, тырышырлар. Бәлки карарны ике елга калдырырлар дип өметләнәбез. Мин шәхсән моңа өметемне югалтмыйм.

«Соңгы елларда спорттан сәясәт мәйданы ясадылар», ди министр урынбасары.

– Яшь кызны кырсытып, безне дә кыерсытмакчылар. Халыкны, халык ярата торган кешеләрне ягъни. Күреп торабыз бит: бүген акны кара дип, караны ак дип төртеп күрсәтәләр, – диде Хәлил Шәйхетдинов «ВТ» хәбәрчесенә. – Безне яклаучылар күбәйде. Азия, ислам илләре, дисеңме. БРИКС уеннары, «Киләчәк уеннары»н оештырырга җыенабыз. Без хаклык белән җавап бирәбез. Безне аңлаучылар күп, без җиңәрбез.

Искәртеп үтик: Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны допинг эше сәбәпле дүрт елга дисквалификацияләде.


Фикер өстәү