Камилә Вәлиевага дүрт еллык дисквалификация җәзасы бирделәр

Спорт арбитражы суды (CAS) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләү турында карар чыгарды.

Җәза карары 2021 елның 25 декабреннән санала башлый.
Тыелган матдә Камилә Вәлиева 2021 елның 25 декабрендә тапшырган допинг-пробада табылган. Бу хакта исә 2022 елның 8 февралендә, Пекин Олимпиадасында фигуралы шуу буенча команда ярышлары тәмамланып, бер көн узгач кына билгеле булды. Әлеге ярышларда Камилә Вәлиева да чыгыш ясады һәм Россия җыелма командасы анда беренче урынны алган иде. Тикшерү эшләре башлангач, медальләрне тапшырмый тордылар.


Фикер өстәү