Рөстәм Миңнеханов Алабугада “Көньяк парк” яңа торак комплексын уңай бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугага эшлекле сәфәре барышында “Көньяк парк” торак комплексында булган. Биредә махсус икътисадый зона хезмәткәрләре (аренда торагында), шулай ук көллият студентлары яши.

“Комплекста спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелгән. Студентлар өчен яхшы шартлар тудырылган“, – дип язып куйган республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.
Торак комплекста барлыгы 4 меңнән артыграк фатир булдырылган.


Фикер өстәү