Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узган

Кукмара районы мөхтәсибәтенең «Туеш» мәхәлләсе бүләкләренә «Мин Коръәнне яратам!» дип исемләнгән Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

Анда Кукмара районы мәчетләренең Коръән ятлау түгәрәкләренә йөрүче, шулай ук Казан, Әлмәт, Мамадыш, Теләче, Балтач, Сабадан килгән 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге малайлар катнашты.

Бәйге Нәбә-Нәс (8-15 яшь, 12-15 яшь), Духа-Нәс (8-11 яшь, 12-15 яшь), Фил-Нәс (8-11 яшь), башлангыч (4-7 яшь) төркемнәрдә узды.

Һәрбер катнашучыга «тәмле» күчтәнәчләр, ә төркемнәрдә җиңүчеләргә исә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Балаларны Коръән хафизлардан гына торган дәрәҗәле хөкемдарлар бәяләде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү