Республиканың Дәүләт хезмәтләре порталы аша 11 миллионнан артык түләү башкарган

2023 елда Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар 26,9 миллиард сум акча күчергән, 11 миллионнан артык түләү башкарган, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру министрлыгының матбугат хезмәте.

2009 елдан бирле портал «РФның цифрлы икътисады» илкүләм проекты кысасында халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүдә бердәм интернет-ресурс булып тора. Аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр өйдән чыкмыйча да, онлайн режимда дәүләт хезмәтләреннән файдалана ала. Бүген биредә төрле юнәлештәге 460тан артык хезмәт бар.


Фикер өстәү