Ринат Фазылов: «Кичә Владимир Путин белән аның сайлау штабында очраштык»

Россия Президентын сайлауда Владимир Путинның ышанычлысы, Халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов Мәскәүдән кайткач, сайлау нәтиҗәләренә бәйле фикерен әйтте.

– Кичә Владимир Путин белән аның сайлау штабында очраштык, мин дә шунда идем, – диде ул. – Бу – гадел һәм ачыктан-ачык сайлау иде. Үземнән өстәп шуны әйтәсем килә, минем карашка, дөреслек һәм гаделлек күзлегеннән бюллетеньда дәүләтебез башлыгы, аннан бигрәк баш коммандующий булырга лаеклы бер генә фамилия бар иде. Ул да булса – Владимир Путин.

Ринат Фазылов әйтүенчә, гамәлдәге Президент халык мәнфәгатьләрен аңлап эш итә, илдә яшәүчеләргә кагылышлы социаль сәясәт алып бара.

– Владимир Путин тырышлыгы белән дөнья мәйданында илебезнең абруе үсә. Россиядә яшәүчеләр соңгы дистә елларда тәүге тапкыр үзен бай тарихы, мәдәнияте, традицияләре, фәне булган бөек дәүләт халкы итеп хис итә башлады. Сайлау нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли, – диде ул.


Фикер өстәү