Татарстаннан дүрт кеше Владимир Путинның ышанычлылары исәбенә кергән

Шуның берсе – “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

Россия Президенты Владимир Путинның ышанычлылары исәбенә Татарстаннан 4 кеше кергән.

Болар – “Ак Барс” командасының элекке капитаны Данис Зарипов һәм “КамАЗ” гавами акционер җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин. Исемлеккә шулай ук “Я смогу” физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча автоном коммерциясез оешмасына нигез салучы Марат Ильясов һәм “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов кергән.


Фикер өстәү