Мәдәни нәтиҗә. 2023 елның иң истә калган әдәби, театраль, эстрада вакыйгалары, фильмнары

2023 ел вакыйгаларга бай булды. Ниһаять, Камал театрының яңа бинасы төзелеше башланды. Казан Кремленең Спас манарасы төзекләндерелеп, мультимедияле музей эшли башлады. Җәмигъ мәчетнең урыны тәгаенләнде. Татарстан районнары, шәһәрләре исә мәдәни башкала исемен алу өчен көрәште. Нәтиҗәдә Арча барыннан да мәдәнирәк булып чыкты. Әдәбият, театр, кино, эстрадада нинди уңышларга ирешелгән? Бу сорауга белгечләр белән бергәләп җавап эзләдек. 

Әдәбият

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова фикеренчә, төп әдәби казаныш – төрки әдәбиятның бер-берсенә якынаюы:

– Тел комиссиясе ярдәме белән яңа исемнәр табу эше дәвам итә. Әдәби бәйгенең быелгысын мин хәтта ел вакыйгасы дип бәяләр идем. Ник дигәндә, бер ел дәвамында 23 роман язылган һәм тәкъдим ителгән бит! Димәк, ул иҗат әһелләрен уяткан. Китаплар мәсьәләсенә килгәндә, миңа татар китабының башка телләргә тәрҗемә ителүе, дөньяга чыгуы әһәмиятле. Бу җәһәттән, Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы төрек теленә тәрҗемә ителүен әйтеп үтәргә кирәк. Берлектә «Язучы» нәшрияты эшли башлады. Бу да – безнең өчен вакыйга. Аңа ихтыяҗ тәрҗемә үзәге эшли башлагач, бермә-бер артты. Агымдагы елда төрки әдәбиятлар бер-берсенә тагын да якынайды. Әйтик, төрки дөнья язучыларының Әнкарада узган корылтаенда, төрле форумнарда татар әдипләре дә катнашты. Быелның төп әдәби вакыйгасы  Төрки әдәбият фестивале була алыр иде.  Әмма ул киләсе елның маена чигерелде. Язучылар берлегенең 90 еллыгы белән бергә ул киләсе елның матур бер вакыйгасына әверелер.

Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты быел иң күп сатылган китаплар исемлеген тәкъдим итте. Иң күп сатылганнар арасында – классик язучыларның кабат бастырылган китаплары. Бу бер яктан сөендерә, икенче яктан уйландыра, билгеле.

Проза

  1. Нәбирә Гыйматдинова. «Онытмадым».
  2. Габдрахман Әпсәләмов. «Ак чәчәкләр».
  3. Фәнис Яруллин. «Кайту».
  4. Зөлфәт Хәким. «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?»
  5. Айгөл Әхмәтгалиева. «Туташ».

Поэзия

  1. Роберт Миңнуллин. «Мәхәббәтле көзләрем».
  2. Габдулла Тукай. «Сайланма әсәрләр».
  3. Муса Җәлил. «Моабит дәфтәрләре».
  4. Фәнис Яруллин. «Давыл оясы».
  5. Хәсән Туфан. «Каеннар сары иде».

Балалар әдәбияты

  1. Абдулла Алиш, Әкиятләр.
  2. Чулпан Харисова, Фираз Харисов. Иллюстратив сүзлек.
  3. Габдулла Тукай. «Шүрәле», «Су анасы».
  4. Татар халык әкиятләре.
  5. Дидактик карточкалар (алфавит).

Театр

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, театр дөньясында да яңалыклар бар:

– Татарның 13 театры да уңышлы гына эшләп килә һәм быел да алар берничә премьера белән сөендерде. Камал театрының «Болганчык еллар» (Мәхмүт Галәү, реж. – Фәрит Бикчәнтәев), «Көзге кайтаваз» (Рөстәм Галиуллин, реж. – Фәрит Бикчәнтәев), «Ситса туй» (Илгиз Зәйни, реж. – Айдар Җаббаров), «Игезәк» (Ркаил Зәйдулла, реж. – Фәрит Бикчәнтәев) кебек спектакльләре тулаем алганда күңелдә канәгатьлек хисе калдырды. Бу театр тамашачының төрле булуын исәпкә алып эшләвен дәвам итә, әйдәп баручы театр вазыйфасын башкара. Монда тарих та, тел, милләт мәсьәләләре дә, көндәлек гаилә мәшәкатьләре дә  сәхнәгә чыга. Шулай да, Камал театрының күңелемдә калган премьерасы «Игезәк» булды. Бу – тарихи әсәрне заманча куюның бер матур үрнәге.

Тинчурин театры да төрле жанрдагы спектакльләр – «Яратам! Бетте-китте!» (Лейсан Аминова, реж. – Зөфәр Харисов), «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин, реж. – Туфан Имаметдинов), «Идегәй» (Реж. – Имаметдинов), тәкъдим итте. Алар арасында «Идегәй» шактый бәхәсле булды. Мин ул фикерләрнең күбесе белән килешәм, кайсыларын кабул итеп тә бетерә алмыйм. Тулаем алганда кызыклы, бәхәсле спектакль, андыйлар да булырга тиеш дип саныйм. Алар арасында иң көчле постановка  – «Җилкәнсезләр». Бу хакта аерым да билгеләп үтәрмен әле.

Кариев театры «Җырлап яшик» (Рәмис Латыйпов, реж. – Ренат Әюпов), «Әлифба» (реж. – Лилия Әхмәтгалиева), «Ал җилкәннәр» (реж. – Ренат Әюпов) спектакльләре белән сөендерде. Алар арасында иң яхшылары дип «Әлифба»ны һәм «Ал җилкәннәр»не атар идем.

Әлмәт театрында «Ат карагы» (Туфан Миңнуллин, режиссеры – Айдар Җаббаров) бәхәсле спектакль булды. Әмма мин режиссер эзләнүләрен кабул иттем, Туфан абый фикерләре заманча үстерелгән дигән бәя бирдем.

Ел вакыйгасы булырлык спектакль – «Җилкәнсезләр».

Куелу форматы, оста режиссура, тамашачыны шул заманга күчерүе, вакыйгаларда катнашып утыру мөмкинлеге тудыруы белән отышлы. Ә иң әһәмиятлесе – әсәрнең заманча укылышы.

Кино

Россия кинематографистларының Татарстан бүлеге җитәкчесе Илдар Ягъфәров елның төп картиналарын һәм проблемаларны атады:

– Бер караганда әллә ни үзгәреш тә юк кебек, ә икенче яктан ниндидер зур хәрәкәт башланганы шәйләнә. Яшь егетләр – Илшат Рәхимбай, Байбулат Батулла бик яхшы фильмнар төшерделәр. Безнең картина да («Исәнмесез?» –Ред.) үзен күрсәтә алды. Тамчы ташны тишкән кебек, тамчылап җыелган картиналар ниндидер бер зур нәтиҗәгә китерер. Чөнки шундый бай, зур, куәтле татар мәдәнияте кинематографсыз була алмый. Бу – бары тик вакыт мәсьәләсе. Миңа «Пыяла» җыры астында талантлы рус актерларының уйнавы да ошый. Бу да безнең кинематографка этәргеч бирәчәк. Карагыз сез, әлеге картинада нинди шәп актер – Рүзил Миңнекаев барлыкка килде. Ул бит иң шәп артистлар белән бер дәрәҗәдә уйнады! Бу безгә файдага гына.

Безгә бөтен юнәлештә үсәргә кирәк. Сериаллар да булсын, татар классиклары әсәрләрен экраннан күрсәтү дә – барысы да кирәк. Җыеп әйткәндә, процесс бара. Әмма мин һәрчак системалы эш яклы. Әлегә система юк, Кино фонды да юк. Ә чын талант ул үҗәт түгел, андыйларга системалы эш булганда гына ярдәм итеп була. Башкортстанда, мәсәлән, Кино фонды бар. Аңа елына 50 миллион сум акча бүлеп бирелә. Менә хәзер анда Фонд хисабына елына икешәр картина өлгертәләр. Якутиянең дә кино фонды бар. Анда 70 миллион сум бүлеп бирелә. Татарстан өчен дә бу – хәлдән килерлек эш. Аннан бездә дә системалы рәвештә профессиональ фильмнар төшерелә башлар иде.

2023 елның төп өч фильмы

 «Ядәч. Истә!» (режиссеры – Байбулат Батулла).

«Микулай» (режиссеры – Илшат Рәхимбай).

«Без – 41 нче ел балалары» (режиссеры – Әмир Галиәскәров).

Эстрада

Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов, эстрадада ел артисты булырлык җырчылар бар, дигән фикердә:

– Татар эстрадасында быел бар да тыныч. Фестиваль, премияләргә кагылмыйча, шәхси концертларга күзәтү ясыйк. Чөнки безне грандиоз дип ышандырырга тырышкан «Үзгәреш җиле» дә сүнде. Ул баштан ук ыштансыз билгә каеш дәрәҗәсендә генә кирәк иде. Шуңа күрә яңалыкларны артистлар үзләре барлыкка китерергә тырышты. Шул ук вакытта кара пиар белән генә тамашачыны җәлеп итеп булмаганын да аңладылар бугай. Зур бәхәсләр, гаугалар чыкмады. Истә калырлык җырлар да булмады. Шуңа күрә артистлар элеккеге җырларга ябырылдылар. Әйтик, минем «Су буенда учак яна» җырын элек Зөһрә Шәрифуллина гына җырлый иде, хәзер кем генә алмаган аны. Бу бер яктан яхшы, икенче яктан артистның үзенә начарга чыгарга мөмкин. Элек куелган планканы тота алмаса, аңа ретро җырлардан бер файда юк.

Елның иң шәп концерты – Филүс Каһиров концерты.

Ел җырчысы һәм иң шәп шоу-программа иясе – Илсөя Бәдретдинова.

 


Фикер өстәү