Кайсыгызның кулы җылы? Газета укучыларыбыз ярдәм иткән кешеләрнең хәле ничек?

Ел дәвамында нинди генә язмышлар белән очрашмадык. Газетага ярдәм сорап шалтыраткан, хатлар язган кешеләрнең берсе дә читтә калмады. Кемнәргәдер сез – укучыларыбыз белән бергә ярдәм иттек, ә кемнәрнеңдер борчулары редакциябез эчендә хәл ителде. Улы махсус хәрби операциядәге анага утын кайтарту, авырулар яшәгән урамга ут керттерү, бакча уртасында комачаулап торган багананы алдырту, өй каршында үскән корыган агачны кистерү, инвалидларга тиешле ярдәм күрсәтү – болар башкаларга күрсәтү яки мактану түгел, ә ике арадагы күперне тагын да ныгыту өчен эшләнде. Бүгенге заманда андый күперләр һәркемгә кирәк.

«Мин бу көннәрне күрмәс идем»

Казанда яшәүче Минзәлия Миңнебаева белән килеп чыккан куркыныч вакыйга турында бик күпләр белә. Сатучы булып эшләгән хатынны элеккеге ире пычак белән яралый.

– Элеккеге ирем балаларны үзенә алып торгалый иде. Ул көнне дә авылга алып китәсе килде. Мин каршы килмәдем, әмма бер кызыбыз, кайтмыйм, диде. Аны-моны уйламадым, эшкә киттем. Ә аннан үз аягымда кайтырга насыйп булмаган икән, – дип искә ала Минзәлия. – Умыртка баганасына һәм бөерләремә зыян килгән иде. 2 литрга якын каным аккан. 6 нчы хастаханәгә алып барганнарын хәтерлим. Әмма үземнең кыяфәтемне күргәч, аңымны югалтып егылганмын.

Табиблар, яшәмәс, дисә дә, аякка басар көч таба алды Минзәлия. Өч баласы, газиз әнисе хакына савыкты ул. Без бу хакта ишетүгә үк, Минзәлиянең балалары белем алган мәктәп директоры белән элемтәгә кереп, алар гаиләсенә ярдәм оештырдык. Табиблар аңа III төркем инвалидлык бирәләр. Ул таякка таянган килеш эшкә чыгарга мәҗбүр була. Гаиләсен кайгыртасы бар бит.

– Умырткалыгым әле дә сызлап интектерә. Нерв җепселләре күчереп утыртсаң, ныклап йөрер идең, дигәннәр иде. Инде хәзер ташламалар юк, барлык анализлар түләүле. Мине Волгоград шәһәрендә урнашкан тернәкләндерү үзәгенә җибәрделәр. Әлегә шунда дәваланам. Алга китеш күренмәсә дә, күңелдә өмет бар. Кыйммәтле уколларны бушка салалар. Улым тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә керде. Әкрен генә укып йөри. Кызларым да тырышып чирек ябалар.

Минзәлия Яңа елга өенә кайтмакчы. Сабыйларын бик сагынган. Газета аша мәрхәмәтле кешеләргә әйтер сүзе дә бар.

– Сез булмасагыз, бу көннәрне күрмәс идем. Кем генә булышмады. Каян гына акча салмадылар. Шөкер, фатир өчен бурычларым калмады, ипотекамны яптым. Тормышымның иң авыр чагында миңа булышкан һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм, – ди ул. – Мин хәзер һәр туган таңга сөенеп яшим. Исән калуым белән бәхетлемен. Балаларым хакына аякларымда ныклап йөрсәм иде дип телим. Бар кешегә дә гаиләсендә тынычлык, нык сәламәтлек насыйп булсын.

 

«Сез язгач, акча җыелды»

Биектау районының Усад авылында гомер итүче Розалиянең улы Дамир җитлекмичә туа. Баштарак бер кимчелеген дә күрмәсәләр, соңрак акылга зәгыйфь икәнлеге ачыклана. Алар улларын кая гына йөртми. Табиблар ялгышкандыр дип тә өметләнәләр. Тик анализ нәтиҗәләре авыруның барлыгын раслый. Ир белән хатынга язмышлары белән килешергә кала. Дамирның авыруын тизрәк ачыклап, дөрес дәвалану аласы килә аларның. Әмма генетик анализлар тапшыру өчен зур суммада акча кирәк була. Розалия, ярдәм сорап, безгә мөрәҗәгать иткәч, аның язмышы турында газетада яздык.

Күп тә үтмәде, аннан җылы сүзләр белән тулы хат килеп төште.

– Улым Дамирның язмышын «Ватаным Татарстан» газетасына язып чыккач, безгә ярдәм итүчеләр күп булды. Мин анда балама кыйммәтле операция кирәклеген дә әйткән идем. Уйламаганда бер белмәгән кешеләрнең безгә ярдәм итүенә бик сөендем. Безгә бик күп кешеләр акча күчерде. Барлык гаиләбез белән бик куандык һәм барлык кешеләргә чиксез рәхмәтлебез, – дигән Розалия.

 

«Чит кешеләр ташламады»

Кореяга эшкә китеп, бәлагә тарыган Мамадыш районының Владимир авылы кызы Венера Сапурина турында гел язып тордык. 27 яшьлек кызның әнисе Марина ханымның, баламны туган якка кайтарырга булышсагыз иде, дип ялваруын ишеткәч, битараф калмадык. Бөтен республика белән акча җыйдык, җитәкчеләргә дә хәбәр салдык. Венераның бар анализлары яхшырып китүен, тизрәк кайтуын көттек. Кайтарыр өчен хәтта очкыч та табылды. Юлга чыгар өчен анализ нәтиҗәсе кирәк иде. Ул әзер булырга бер көн кала Венера вафат булды. Кызга туган ягына исән килеш кайтырга насыйп булмаган икән.

«ВТ» журналисты Сапуриннар гаиләсенең авыр хәсрәтен уртаклашып, кызны соңгы юлга озатырга да кайтты. Баласын югалткан ата-ананың, кызның якыннарының ничек өзгәләнүен күрергә туры килде. Кызын алып кайтырга дип, үзе дә чит илгә чыгып киткән, 4 ай буе өзгәләнеп яхшы хәбәр көткән, ахырга кадәр өметен өзмәгән Марина ханым көчле рухлы булып калырга тырыша. Ул сынауларны күтәрергә, әле улының сабыйларын үстерешергә, аларга терәк булырга сүз бирде.

– Күңелемдә бер генә теләк: мин кичергәннәрне бер анага да күрергә язмасын! Вакыт – дәва, диләр. Юк. Торган саен күңелем айкала. Үзем үлгәнче оныта алмаслык ярам бу, – ди Марина ханым. – Гаиләбез өчен авыр ел булды. Кая барып бәрелергә белмәгәндә, «ВТ» редакциясе безгә ярдәм итте. Хәсрәтемне үзегезнеке итеп, язып чыктыгыз. Газета аша безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Ачы хәсрәтләр күрмәгез!

 

«Буш вакыт табармын!»

«Ватаным Татарстан» газетасында эшләвемне белгәч, Казанның 182 нче мәктәбендә укучы 12 яшьлек Әминә Фәрхетдинова Кыш бабайга җиткергән хыялын әйткән иде. «Җырчы Илнат Фәрхуллинның иҗатын яратам. Сеңлем Мәрьям белән аны күрәсебез килә», – диде ул. Икенче көнне үк җырчыга шалтыраттым. Илнат берсүзсез ризалашты. Узган шимбәдә кызлар яраткан җырчылары белән очрашты.

Илнат абыйлары очрашуга бүләкләр белән килгән. Кызларны сөендереп кенә калмады, аларны тәм-томнар белән сыйлады да. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырды. Ничек укуларын, нәрсә белән шөгыльләнүләрен дә сорады. Җырчы егет концертына чакыргач, балаларның сөенече тагын да артты.

– Балаларны бик яратам. Үземнең кызыма да – 12 яшь. Сабыйлар хыялланырга һәм теләкләренең чынга ашуын күрергә тиеш. Җырларымны яратып тыңлаган, башкарган кызларга рәхмәт. Әле менә Әминә белән бергә концертымда берәр җыр да башкарырмын, – диде ул.


Фикер өстәү