Ринат Фазылов дроннар һөҗүме турында: «Дошман безне куркытырга һәм коткы таратырга тели»

Гомумроссия халык фронтының Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов республикага пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында «ВТ»га фикерен белдерде.

«Безнең республикага тәүге тапкыр пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә һөҗүм иттеләр. Ике тыныч шәһәр – Алабуга һәм Түбән Кама дошман утына эләкте. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бернинди гаебе булмаучылар – тулай торакта яшәүче студентлар зыян күрде. Алар арасында чит ил гражданнары да бар», – диде ул.

Ринат Фазылов әйтүенчә, республикада булган әлеге вакыйгалар дошманга беспилотниклары һәм снарядлары кайда төшүе барыбер икәнен тагын бер кат раслады. «Алар яу кырында бирешә. Шуңа күрә тыныч халыктан үч алалар. Татарстанда булган хәлләр Украина режимының асылы террорчылыкка нигезләнүен тагын бер кат дәлилләп күрсәте», – диде Ринат Фазылов.

Аның сүзләренә караганда, дошманның төп максаты да билгеле. «Алар безне куркытырга һәм коткы таратырга тели. Әмма бернигә дә ирешә алмаячаклар. Республикага дроннар һөҗүме күпмилләтле халкыбызны тагын да берләштерәчәк кенә. Безнең көчебез бердәмлектә икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Һәм җиңү безнең кулда булачак», – диде Ринат Фазылов.


Фикер өстәү