«Ак барс»ның Данис Зариповтан соң киләсе капитаны командада кала

 Узган атна ахырында Казан клубы тамашачының күңеленә сары май булып ятарлык хәбәр җиткерде: Альберт Яруллин белән бер елга яңа килешү төзегәннәр. Шулай итеп, «Ак барс» команданың нигезен тәшкил иткән уенчыларны саклап кала алды һәм яңа сезонга әзер.

Билгеле булганча, КХЛда чыгыш ясаучы клубларга коронавирус мәрәкәсе һәм икътисади авырлыклар гына түгел, лига кабул иткән кырыс шартлар да зур йогынты ясый. Киләсе сезоннан хоккейчыларга түләнергә тиешле хезмәт хакының гомуми суммасы 900 миллион сумнан артырга тиеш түгел. Бу акчаның 20 – 30 уенчыга бүлеп биреләсен ишеткән Галимәбану апа белән Бәдри абзыйга ни буласын чамалавы да кыен. Исмәгыйль кәшәкә тота белсә, Галиябану, һичшиксез, аңа эләгер иде. Ә менә уенчылар һәм аларның агентлары хезмәт хакы күләмен киметмәү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Хоккей клубларына әнә шундый шартларда яңа сезонга команда тупларга туры килә. Кем әйтмешли, бүреләр дә тук булырга, сарыклар да исән калырга тиеш.

«Ак барс»та бу сынауны югалтуларсыз узарга тырыштылар. Капкачылар Тимур Билалов һәм Адам Рейдеборн, сакчылар Андрей Педан һәм Роман Рукавишников, һөҗүмчеләр Данис Зарипов, Джастин Азеведо, Кирилл Петров һәм Патрис Кормье белән яңа килешүләр төзелде. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, команда капитаны Данис Зарипов ике тапкыр азрак хезмәт хакына уйнарга ризалык биргән.

Әйтүләренә караганда, Казан клубында бары ике генә уенчының акчасын арттырырга ризалашканнар. Беренчесе – узган сезонда КХЛда иң яхшы капкачы булып танылган һәм 316 минут дәвамында алка керттермичә рекорд яңартып тарихка кереп калган Тимур Билалов. Икенчесе – команданың төп сакчысы Альберт Яруллин. Узган сезонда 56 матчта уйнап, 33 очко (4 алка һәм 29 пас) туплаган хоккейчының иң соңгылардан булып килешү төзүен аның рамазан ае тәмамлануын көтүе, ураза тотканда сөйләшүләр алып бармавы белән аңлаттылар. Аңа кадәр исә 27 яшьлек сакчы халыкка ярдәм таратты һәм «Ярдәм янәшә» проектындагы иң тырыш волонтерларның берсе булып танылды. Казанның Жилплощадка бистәсендә туып үскән егетне «Ак барс»ның Данис Зариповтан соң киләсе капитаны дип атыйлар.

 

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү