Минтимер Шәймиев белән Салават Фәтхетдинов Владимир Путинның ышанычлы затлары булачак

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев һәм танылган җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауда Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә кертелгән. Бу исемлек бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылды. Анда барлыгы 198 кеше урын алган.

Элегрәк игълан ителгән исемлеккә Татарстаннан 4 кеше кергән иде. Алар – КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин, хоккейчы, «Ак барс»ның элеккеге капитаны Данис Зарипов, мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм итү буенча «Я смогу»оешмасын нигез салган Марат Ильясов һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазыйлов.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны ил Президенты вазыйфасына кандидат буларак 29 гыйнварда теркәде. Моңа кадәр комиссия партияләрдән кандидат булып барган өч кешене теркәгән иде инде. Болар – Леонид Слуцкий (ЛДПР), Владислав Даванков («Новые люди»), Николай Харитонов (КПРФ). Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә булачак.


Фикер өстәү