Үзебез белән ни алып китәрбез? (Рәшит Фәтхрахманов уйланулары)

Моннан егерме еллар тирәсе элек бу темага тулы бер язмалар циклы биргән идем. «Мәгърифәт» дигән газета бар иде, шунда ел дәвамында даими рәвештә шул хакта гына яздым. Тема исә беренче карашка бик гади: яшәүнең мәгънәсе. Соңгы язманы декабрьдә өлгерттем ул чакта. Хәтерлим: газетаның ул саны кулдан-кулга йөрде. «Мәгърифәт»не яздырып укымаучылар да язманы тотып янга килгәләделәр. Эш шунда: мәгънәсе юк дип саналган нәрсәләрне без ташлыйбыз, шуңа күрә яшәү мәгънәсе асылда дулкынландырырга тиеш тема ул. Әйтик, кесәгә таш тутырып йөрү – мәгънәсезлек, шуңа күрә шаяртып кемдер кесәгә таш тутырып куйса, аны шундук бушатабыз.

Кигән кием белән дә нәкъ шулай: ул яңа булганда, таушалмаганда аны яратып киябез, чөнки безне күркәм итеп күрсәтә, кайвакыт вакытлы гына булса да абруй һәм дәрәҗә дә өсти. Аның мәгънәсе шунда. Хуҗа Насретдин тикмәгә генә: «Аша кием, аша кием», – дип әйтмәгән. Әмма тузуга, кием ташлана. Ләкин бар бит шундый җыр: безнең халык: «Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза», – дип җырлый. Күрәсең, бик борынгы җырдыр, чөнки Галимҗан Ибраһимов үткән гасыр башында ук аны үзенең «Сөю-сәгадәт» исемле хикәясендә китерә. Кеше гомере никадәр генә озын булмасын, тиз үтә. Гомер азагында шактый катлаулы һәм катмарлы юл узгач: «Бу мәшәкатьләр нәрсә өчен кирәк булды?» – дигән сорау туса, бер дә гаҗәп түгел. Кайвакыт андый провокацияле сорау яшь чакта ук туа да адәм баласы юлны дәвам итүдән мәгънә тапмый. Балалар һәм яшьләр арасында суицидлар статистикасын гына карагыз.

Болай үзе Җир йөзендә мәгънәсе булмаган берни дә юк. Хәтта көя күбәләге дә максат белән яратылган: ул безгә, кешеләргә хезмәт итә. Кешеләрнең күпчелеге аның хезмәтен, ягъни мәгънәсен аңламый. Әмма шул корткыч бөҗәкнең дә зур кыйммәте бар.

Адәм баласы исә көя күбәләге генә түгел, аның яшәвенең мәгънәсе, максаты билгеләнгән. Ләкин кешеләр, аңламыйча, тормышта ялгыш максатлар куя, яшәүнең мәгънәсен хаталы аңлый. Бүгенге җәмгыятьтә эпидемия төсен алган депрессия һәм психоз – шуның нәтиҗәсе. Яшәүнең мәгънәсен матди байлыкларда күргән адәм баласы үзе теләгән муллыкка ирешә алмаса, стресс кичерә, ирешкән очракта бәхет тойгысы бик кыска гомерле була. Максатны югалтмыйм дип, кеше яңа биеклек билгеләп, шуны яулау өчен көрәшә башлый, бу көрәштә бер киртәне дә санга сукмый, тыелган адымнарны да җиңел атлый. Ришвәтчеләр һәм коррупционерлар статистикасына күз салыгыз. Тонналаган алтын-көмеш һәм кәгазь акча туплана, әмма нәфес барыбер туймый. Максатка омтылыш шулкадәр көчле була: хәтта үлем җәзасы ихтималлыгы да куркытмый. Кытай, мәсәлән, коррупционерлар белән бик кырыс көрәшә, ике дә уйламый, аны теге дөньяга озаталар. Шуңа карамасатан үткән көздә генә анда оборона министрыннан башлап ракета гаскәрләрен җитәкләгән барлык генералларга кадәр кулга алынды, чөнки хәрби бюджетны үз максатларында файдаланганнар. Хәзер инде тупланган акча аларга бер тиенлек тә файда китермәячәк.

Яшәү мәгънәсен данда, дәрәҗәдә, карьерада күрүчеләр дә кайчан да булса  үзләрен кулларында ватык уенчык тоткан бала хәлендә тоялар. Дан кайчан булса да бер онытыла, карьера баскычы җимерелә, яисә аның иң югары басмасында утырганда кисәк кенә гомер төгәлләнә.

Дөнья малы, эш урыны, балалар, гомумән, бу дөньяның барлык ләззәтләре – болар барысы да яшәвебезнең чаралары гына. Алар безнең тереклегебезне тәэмин итү мәгънәсенә генә ия. Чараны максатка әйләндерү – депрессиягә китерә торган нәрсә. Әйтик, юлга кузгалганда, безнең максатыбыз машинага утыру түгел бит инде. Казанга, яисә башка бер шәһәргә барырга чыкканда, без бөтенләй башка максатларга омтылабыз, машинаны шул максатка бару чарасы итеп кенә файдаланабыз. Максатка ирешү белән, безнең чит җирләрдә калуыбызның мәгънәсе бетә һәм кире даими яшәү урынына әйләнеп кайтабыз.

«Әйләнеп кайтабыз» дигән сүзне ассызыклыйк әле. Асылда бу дөнья да безнең даими яшәү урыныбыз түгел. Күпме генә яшәмә, барыбер китәргә туры киләчәк. Үлем хәбәрен ишеткәч, без, мөселманнар: «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», – дибез. «Раҗигун» сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәч, «кайтабыз» дигән мәгънә бирә. Бик зур юату һәм насыйхәт потенциалы бар ул сүздә, яшәүнең мәгънәсен шул билгели дә инде. Даими яшәү урынына без бары тик бер йөк – «гамәл» дигән багаж төяп кенә китәбез. Миллиардлаган долларлар кала, сөйгән ярның (яисә ярларның) чибәрлеге әһәмиятен югалта. Үлем түшәгендә ятканда, хакимлек иясе булу да шатлык бирми. Бу дөньяда яшәгәндә үк тираннарның да тәхете бик тотрыксыз. 2011 елның җәендә Каддафи Триполидагы Яшел мәйданда үзен данлаган миллион кешелек митинг җыйган иде. Ике айлап вакыт узуга, шул кешеләр аның үлемен тантана итеп, мәете янында фотога төштеләр.

Америка язучысы Пол Виллардның «Иске телефон» исемле кыска гына, әмма бик популяр бер хикәясе бар. Аның сюжеты шундый: кече яшьтәге бала әти-әнисенең, телефоннан белешмәләр бюросына шалтыратып, үзләренә кирәкле мәгълүмат алуын күреп яши. Һәм көннәрдән бер көнне өйдә беркем дә югында бармагына чүкеч белән суга да шул бюро операторына мөрәҗәгать итә. Оператор бала белән бик теләп сөйләшә, яратып киңәш бирә. Мондый сөйләшүләр даимигә әверелә, чөнки таныш булмаган ике йөрәк бер-берсен аңлый. Көннәрдән бер көнне бала читлектәге кенәрие үлгәч тә, кайгысын әйтеп, телефоннан шалтырата. «Пол, – ди аңа оператор, – исеңдә тот: сайрый торган башка дөньялар да бар». Хикәянең укучыны үзенә тарта торган рациональ орлыгы һәм «изюминка»сы да шул җөмләдә яшеренгән. Шуңа күрә ул әсәр ахырында тагын бер кабатлана. Безнең тормышның да мәгънәсе шунда: башка дөньяга үзебез белән ни алып китүебездә.

 


Фикер өстәү