Укытучылар һәм остазлар елы тәмам. Караш үзгәрдеме?

«Укытучы елы үтте, гасыры башланды». Укытучылар һәм остазлар елының ябылу тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай диде. Аның әйтүенчә, мөгаллимнәргә караш алга таба да кимемәячәк. Чарада катнашкан Рөстәм Миңнеханов республикада укытучы һөнәренең абруе зур булуын билгеләп узды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган тантанада бүләкләрне мулдан бирделәр. Рөстәм Миңнеханов мәгариф тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Арча педучилищесының элеккеге директоры, хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиевкә «Дуслык» ордены, Казандагы 6 нчы гимназия директоры Ольга Баклашовага «Фидакарь хезмәт өчен» медале бирелде. Алар арасында тәҗрибәле укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчеләр дә бар.

Башта Рөстәм Миңнеханов булачак педагоглар белән аралашты. Алар ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Тантананы ачып: «Бу ел укытучы һөнәренең җәмгыятьтә дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте. Ел дәвамында узган чараларда 65 меңнән артык педагог катнашты. Укытучының хезмәте җиңел түгел. Бөтен киләчәк сездән тора. Без сезнең белән горурланабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис әйтүенчә, яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» гранты яңартылган. Укытучылар хөрмәтенә Казансу елгасы яр буенда сквер төзү һәм һәйкәл ясау эше башланган. Аны җәй көне ачарга җыеналар. Казан федераль университетында мәгариф музее булдырылачак. 36 меңгә якын укытучыга яңа ноутбуклар бирелгән. Техникум, көллиятләрдәге мөгаллимнәргә бирү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф системасының илдә алдынгылардан булуын да әйтте. 2023 елда «Мәгариф» илкүләм проектындагы 15 чара тормышка ашырылган. Акчалар төзелешкә, мәктәпләрнең матди базасын яңартуга, педагогларыбызга ярдәм итүгә тотылган. Алга таба да бу юнәлешләрдә эш дәвам иттереләчәк.

Татарстан «Яшь профессионаллар» бөтенроссия чемпионат хәрәкәтендә – 2, Бөтенроссия мәктәп укучыларының фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча 3 нче урында тора. Укытучылар хезмәте зур: 250 укучы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән, призер булган. Өчесе химия һәм информатика буенча халыкара олимпиадаларында җиңгән. 2 меңләп укучы укудагы уңышлары өчен алтын медаль алган. 199 укучы БДИда – 100 балл, 9ы икешәр фәннән ике йөз балл туплаган.

Илсур Һадиуллин белдергәнчә, елның максаты – мәгариф хезмәткәрләренә булган мөнәсәбәтне үзгәртү, укытучының тоткан урынын билгеләү.

– Без  моңа ирешә башладык. Укытучы елы бер елда гына төгәлләнмичә, гасырлар буенда дәвам итәргә тиеш. Укучы укытучысын үзенең әти-әнисен яраткан кебек яратсын, хөрмәт итсен иде, – ди министр.

Илсур Һадиуллин районнарда яшь укытучыларга караш үзгәрүен тойган. Кемдер акча белән ярдәм итсә, кемдер фатир өчен түли. Бу – укытучыга булган карашны үзгәртү дигән сүз.

Министр журналистларга Укытучылар елында башланган проектлар турында да сөйләде. Март ахырында мәгариф тарихына багышланган, ике телдә язылган китап бастырылачак. Бу тарихта беренче тапкыр. Матди як турында борчылу да бар. Казанда 70 укытучыга фатир бирелгән. Быел тагын 150сен түбәле итмәкчеләр.

Сәхнәгә яшь укытучылар да күтәрелде. Мамадыш районындагы Кызыл Тау мәктәбенең биология укытучысы Фәридә Ибраһимова мәктәптә укыганда әтисе белән бергәләп борчак үстерүе турында сөйләде. Лаборатор эшләрне шулай башкарган ул. Укытучысы Рәйсә Саттарова кызыксынуын күреп, аңа шушы юнәлештә китәргә киңәш биргән. Һәм яшь укытучы моңа бер дә үкенми.

«Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында призер булган Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян да теләкләрен җиткерде. Бүген мәктәпләрдә эшләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуына басым ясады ул. Ә чара турында: «Ябылу түгел, бу әле мәгариф өлкәсендә ниндидер зур эшнең башы гына», – диде, зур өметләр баглап.

Азнакай районындагы 4 нче лицей директоры Илмир Шәйдуллиннан да мәктәп тормышы турында сораштырдык. Аның әйтүенчә, әти-әниләр белән эшләү авыррак. Әмма укучыларның укытучыга  хөрмәте арта бара. Моны ул мәктәпләрендә патриотик тәрбиягә игътибар артудан күрә.

– Гимн яңгырый, әләмнәр күтәрелә. «Мөһим сөйләшү» дәресләре үтә. Линейкада уңышка ирешкән укытучы, укучыларны бүләклибез. Укучылар барысын да күреп тора бит, – ди ул. – Чыгарылыш укучылары укытучыларның өйләренә хәл белешергә бара. Әгәр укучы урамда укытучысы белән исәнләшә белсә, укытучы үз бурычын үтәгән. Мин укучыларыма: «Безнең өчен шуннан да кадерлесе юк», – дип аңлатам. Еллар үтсә дә, белем биргән остазыңа карата хөрмәт кимергә тиеш түгел.

 


Фикер өстәү