Татарстан турында ясалма акыл иҗат иткән җыр пәйда булган

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең телеграм-каналында көен ясалма акыл иҗат иткән слайд-шоу урнаштырган.

“Татарстан – земля невероятного таланта. Ты впереди, лидер IT”, – дип җырлана кушымтасында.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, ясалма акыл үскән бер мәлдә, иҗади өлкәдә дә аның мөмкинлекләре арта. Ясалма акыл инде хәзер үк, музыка белеменә, уен коралларында уйнау күнекмәләренә ия булмаса да, музыкаль әсәрләр иҗат итә, яңа тавышлар чыгара, аранжировка ясый ала.


Фикер өстәү