Ут һәм су өчен түләмәүчеләр торактан мәхрүм булмасмы?

Быелның җәеннән Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түли башлаячак. Тарифлар халыкның күпчелеге өчен 10,8 проценттан да артмаячак, дип тынычландырдылар Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының еллык коллегия утырышында. Тик менә чимал белән тәэмин итүчеләр мондый бәяләр аркасында «яшәү өчен көрәш»тән зарланды. Ә ут һәм су өчен исәп-хисап ясарга теләмәүчеләрне торактан мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр. Утырыш ниләр белән истә калды?

Дәүләт комитетында былтыргы «үзенчәлекле» елга йомгак ясап, бу елгы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Яңа тарифлар турында сөйләшүгә керешкәнче, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның 2023 елны ни өчен «үзенчәлекле» дип атавына да ачыклык кертик. Билгеле булганча, тарифлар гадәттә елга бер тапкыр – җәй көне артса да, 2022 ел азагында, ил Хөкүмәте карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә ике тапкыр артты. Шуңа күрә 2023 елның җәендә тарифлар үзгәрешсез калды. Бер ел ярымлык «тынлык»тан соң, бәяләр кабат бу елның 1 июлендә кыйммәтләнәчәк.

– Татарстанның күпчелек районнарында (республикада яшәүчеләрнең өчтән икесе диярлек. – Ред.) коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр күп дигәндә – 10,8, ә республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә 15,7 процентка кадәр артачак. Мәсәлән, Кукмара халкы өчен әлеге күрсәткеч 11,9 процент тәшкил итәчәк, – диде Александр Груничев.

Нишләтәсең, шул ук су да, мәсәлән, бөтен Татарстан халкына бер торбадан килми шул. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләргә тарифлар да аерыла. Моңа кадәр коммуналь хезмәтләргә бәяләр кыйммәтләнүгә багышланган киңәшмәләрнең берсендә Питрәч авыл җирлеге мисалында исәпләп тә күрсәттеләр: бу җәйдә биредә су – 7,9, пычрак суларны агызу – 9,5, ут – 8,8, җылылык – 14, газ – 11,2, каты көнкүреш калдыкларын чыгару исә 4 процентка артачак. Авыл җирлеге буенча тарифлар уртача 11,3 процентка кыйммәтләнәчәк дигән сүз.

2024 елның 1 июленнән ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 тиен тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул 29 тиенгә үсеп, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак. Табигый газның бер куб метры бәясе хәзерге 6,78 сумнан 7,47 сумга җитәчәк. Зәңгәр ягулык 69 тиенгә артачак. Бәяләр кыйммәтләнсә дә, тормыш дәвам итә.

Чимал белән тәэмин итүчеләр дә балда-майда гына йөзми. Утырышта катнашкан «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе генераль директоры Әсфән Галәвов әйтүенчә, оешмага быел 14,5 миллион сумга кадәр зыян яный. Тарифлар әз-мәз генә арту аркасында предприятие эшчәнлеге яшәү өчен көрәшкә әверелә, дигән фикер белдерде ул.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногуманов исә коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясарга теләмәүчеләргә каршы көрәш турында сөйләде. Андыйлар нефть каласында да шактый икән.

– Шәһәрнең Белоглазов урамындагы бер фатир хуҗасы моннан берничә ел элек үк АКШка күченеп киткән. Торак өчен бурычы 500 мең сумнан да күбрәк җыелган. Аның белән элемтәдә торабыз: фатир хуҗасы кайтырга җыенмый, торагын сатарга теләми, әҗәтен капламый, – дип сөйләде район башлыгы.

Әнә шундый чаралар күрелүгә дә карамастан, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын капларга теләмәүчеләрнең милкен суд аша тартып алып, аны кечкенәрәк мәйданлы торакка алмаштырырга тәкъдим итте ул.

Премьер-министр Алексей Песошин сүзләренә караганда, республика буенча коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтнең гомуми күләме 9 миллиард сумга якын тәшкил итә. Тармакның «авырткан җирләре» турында сөйләвен дәвам иттереп, Татарстанда инженер челтәрләрнең торышы да «бик әйбәт түгел» икәнен әйтте. Тик соңгысын тарифларны күпме генә арттырып та, хәл итеп бетереп булмаячак. Моны утырыш барышында да кат-кат әйттеләр. Ишеткәннәрдер, дип телик.


Фикер өстәү