Раилне күрмәячәксез! Көрәшчеләр Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирга әзерме?

Бу юлы сәхифәбездә татарның асыл егетләре – көрәшчеләрнең хәлләрен белешергә булдык. Бер атнадан – 2-3 февральдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турниры узачак бит. Турнирга әзерме алар?

“Кеше сөйли инде ул…”

Радик Сәлахов, турнирның 4 мәртәбә җиңүчесе:

– Күптән түгел имгәндем. Шуңа быел “Манзара” бәйгесенә тамашачы буларак кына килдем. Сакланам, үземне артык бетермәскә тырышам. Алда Җәлил турниры көтә бит, аңа кадәр көч җыярга кирәк. Аннары Татарстан чемпионатына барасы бар. Хәзерге вакытта әзерләнәм, быел туган ягым Зәй командасы өчен чыгыш ясаячакмын. “Үзара сөйләшкәннәр, шуңа Радик көрәшмәгән” ише имеш-мимешләргә килгәндә, әй, кеше сөйли инде ул.

“Туктап торам…”

Раил Сәлахетдинов, турнирның 4 мәртәбә җиңүчесе:

– Шактый җитди имгәндем, шуңа әлегә ял итәм, көч туплыйм. Кызганыч, быел Җәлил турнирына да тамашачы буларак кына киләм. Соңгы арада ярышларда, гомумән, катнашканым юк. Бу турнирда биш мәртәбә катнаштым, дүрт мәртәбә җиңдем. Быел катнашмавым белән көндәшләремә җиңү мөмкинлеге бирәм (көлә). Бу ялымны көрәштән бөтенләй китә дип кабул итмәсеннәр иде. Минем бер шулай имгәнеп, бераз туктап торганым бар иде. Келәмгә көч туплап кайттым. Бу юлы да шулай булыр дип өметләнәм. Туктап тору кемгәдер начар, кемгәдер яхшы тәэсир итә бит. Миңа икенчесе кагыла.

“Андый нәрсә булырга тиеш түгел”

Динар Кәримуллин, турнирның 3 мәртәбә җиңүчесе:

– Яңалыклар әллә ни юк. Бу арада көнгә икешәр мәртәбә тренировкага йөрим, Җәлил турнирына әзерләнәбез. Быел дүртенче мәртәбә отарга дип килергә исәп. Көчле яшьләр табанга басып килә. Көндәшләрне күзәтеп торам: шактый тырышырга туры киләчәк. Соңгы арада көрәш тирәсендә тагын шау-шу барлыкка килә башлады. Сөйләшү-фәлән турында мин электән әйтәм инде: аны җитәкчелек контрольгә алсын иде. Кайсыдыр егетләрнең, үзара сөйләшеп, урын бүлешүен беләләр икән, куып чыгарсыннан ярыштан! Билгеле, Сабан туйларында барысын күреп бетереп булмас. Көрәшчеләрнең урак өсте – акча эшли торган чоры инде ул. Ләкин төп ярышларда андый нәрсә булырга тиеш түгел.

“Монда бәхет елмая”

Ранис Галимуллин, турнирның 3 мәртәбә җиңүчес

– Быелгы турнирда катнашырга ниятләп торам. Быел унынчы тапкыр катнашуым була, ялгышмасам. 5 тапкыр финалда бил алыштым, 3 тапкыр җиңдем. Быел да әзерлекләр әйбәт, Аллага шөкер. Лаеш командасы ныклап әзерләнә. Команда белән дә, үзебез дә сынатмаска иде инде! Муса Җәлил турнирында җиңүне, беренчелекне алганнан соң кичергән хисләрне бернәрсә белән дә чагыштырып булмый ул. Монда гел көчлеләр, иң-иңнәре килә. Башка көрәшчеләр дә килешер минем белән. Барыбыз да Җәлил турнирында җиңүләрне санап барабыз. Яратам мин бу көрәш бәйгесен. Монда миңа ничектер бәхет елмая, тиз, җайлы җиңәм. Ә монда җиңү бәхете бик сирәкләргә елмая.

Сүз уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның көрәшче булганын белмәүчеләр бардыр әле. 2005 елда Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында катнашып, 3 урынны алуын яхшы хәтерли җырчы. Бу аның ирләр арасында тәүге тапкыр бил алышуы була. “Ул чакта беренче курста укый идем. Әллә ике спорт остасын оттым мин анда. Миңа – 18, көндәшләремә 23-25 яшь… Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш ярышы – электән бик зур турнир инде ул. Финалда җиңелсәм дә, үземнән күпкә олырак көрәшчеләрне җиңеп, шундый зур турнирда өченче урында калуыма бик сөендем. Өстәвенә, бүләккә микродулкынлы мич тә бирделәр”, – дип сөйләгән иде Данир.

Фото астына: Данир – беренче рәттә, сулдан беренче.

 


Фикер өстәү