«Кеше сөйләшә инде ул…» Радик Сәлахов «Манзара»да ник көрәшмәгән?

Тиздән, 2-3 февральдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры узачак. Турнирның 61нче сәхифәсен Казанның «Ак барс» көрәш сараенда язачакбыз. Көрәшчеләрнең хәлләре ничек икән? Җәлил турнирына әзерме алар?

Зәй батыры Радик Сәлахов күптән түгел имгәнгән икән. Җәлил турнирына кадәр тернәкләнәсе иде инде, ди.

– «Манзара»га да тамашачы буларак кына килдем быел. Сакланам, үземне артык бетермәскә тырышам. Алда Җәлил турниры көтә бит, аңа кадәр көч җыярга кирәк. Аннары Татарстан чемпионатына барасы бар. Хәзерге вакытта әзерләнәм, быел туган ягым Зәй командасы өчен чыгыш ясаячакмын, – дип сөйләде ул безгә.

«Үзара сөйләшкәннәр, шуңа Радик көрәшмәгән» ише имеш-мимешләргә дә җавап бирде ул.

– Әй, кеше сөйли инде ул. Нишләтәсең, бу юлы көрәшеп булмады, сәбәбен әйттем, – диде Радик.

Узган ел Сәлахов 130 килолы егетләр бәйгесендә батыр калып, Җәлил турнирында дүртенче җиңүен яулады. Ике турнир арасында уңышлары күп булды аның. Сабан туйларында берничә машина отудан тыш, ул “Автодор” Кубогында баш батыр булып танылды һәм 9нче тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулады. Тагын бер зур вакыйга: әтисе Сирень истәлегенә Радик иптәшләре белән Зәйдә балалар арасында көрәш бәйгесе уздырды.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү