“Муса Җәлил турнирын оту – зур батырлык эшләүгә тиң”

Иң көчле паһлеваннар ярышы, матур көрәш күрсәткән батырны искә алу, приз фондының артуы. 12-13 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе узачак. Быел мәртәбәле турнирны Минзәлә шәһәре кабул итә. Батырлар алышы быел ни белән гаҗәпләндерер? Матбугат очрашуында шул хакта сөйләделәр.

Көрәш дөньясы белән азмы-күпме таныш булганнар әлеге спорт ярышының нинди мәртәбәле булуын яхшы белә. Көрәшчеләр дә анда катнашуны дәрәҗә дип санауларын яшерми. Әле җиңеп, батыр исеменә лаек булсалар, аеруча горурланырлык. Татарстан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин әйтүенчә, андый паһлеваннар башкалар арасында күкрәк киереп, горурланып йөри ала.

Аның фикерен башкалар да хуплады. Татарстан Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге мөдире Раиф Вафин сүзләренчә, Муса Җәлил исемендәге турнир республика беренчелеге дәрәҗәсендә оештырыла торган ярыш.

“Ул бик зур ажиотаж белән уза. Спортчылар да ныклап әзерләнә. Һәр район, шәһәр призлы урын өчен көрәшә. Ул инде 58 тапкыр үткәрелә. Оештыручылар да ныклап әзерләнәдер дип уйлыйм. Лаеклылар җиңсен иде, җәрәхәтләр булмасын”, – диде ул.

Билгеле булганча, быел батырларны бер урынга Минзәлә шәһәре җыячак. Бу очраклы түгел. Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев шул хакта аңлатты.

– Минзәлә шәһәре өчен бу ярышны оештыру хокукын алу бик зур дәрәҗә. Әһәмиятле турнир белән горурланабыз. Ярыш очраклы гына бездә узмый. Минзәлә шәһәре белән Муса Җәлил исеме тыгыз бәйләнгән. Герой-шагыйрь 1941 елда бу калада ике ай дәвамында хәрби-сәяси курсларда белем ала. Фронтка Минзәләдән китә. Минзәләдә аның дуслары да була. Каланың данлыклы педагогия көллияте дә Муса Җәлил исемен йөртә. Парк, урам бар. 70нче елларда Минзәләдә аның бюсты куелды. 2017 елда без аны яңраттык, кызы Чулпан ханымны чакырып, ачтык. Бәйгегә килгән көрәшчеләр бил алышып кына калмыйча, тарих белән дә танышып кайтып китәрләр. Быел Муса Җәлилның тууына 115 ел тула, – диде ул.

Камил Нәҗмиев вазгыятькә күрә барлык саклык чаралары да үтәләчәген ассызыклады.

– Температура режимын контрольдә тоту, кулларны эшкәртү, һаваны чистарту өчен җиһазлар барлык биналарда да урнаштырылган. Боз сараенда тамашачылар арасында дистанцияне саклау өчен дә чаралар күрелде, – дип сөйләде ул. Көрәшчеләр дә коронавируска тест узачак икән.

Илнар Хөснуллин

Турнирда яңалык та көтелә. “ВТ” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга махсус бүләк тапшырылачак. Ул татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә. Хәтерләсәгез, паһлеван былтыр вафат булган иде. Әлеге тәкъдим Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тарафыннан да хупланган.

Батыр калганнарга акчалата бүләк каралган. Приз фонды – 50, 30, 20шәр мең сумнан гыйбарәт. Шулай ук көрәшчеләрнең иңнәрен матур чиккән сөлгеләр дә бизәячәк. “ВТ” газетасы баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, алар көрәштә җиңгәннәргә матур истәлек булып калачак.

– Икенче ел рәттән батырларга федерация ярдәме белән шундый матур призлар әзерлибез. Акча ул керә дә бетә. Шушы сөлгеләр истәлек булып калсын иде. Өйләнмәгән егетләр очрашып йөргән кызларына, гаиләлеләре – балаларына күрсәтсен. Шушы турнирда җиңүләре онытылмасын иде, – диде ул. Сүз уңаеннан, әлеге матур сөлгеләрне “Казан сөлгесе” иҗат остаханәсе (җитәкчесе – Гөлнара Нурмөхәммәтова) әзерли.

Әлеге ярышның төп әһәмияте – милләтне таныту. Моны оештыручылар да яшерми. Милләтнең батырларын көрәш келәме күрсәтәчәк.

 

“ВТ” газетасы баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин соңгы арада көрәш тирәсендә чыккан шау-шуга карата да үз фикерен җиткерде. Ул көрәш журналисты Фәрит Салиховның көрәш турында бүтән язмаска булуына, бу темадан читләшүенә бәйле социаль челтәрдә чыгарган хәбәренә кагыла. Журналист моны ел саен Муса Җәлил турнирында бүләкләнергә тиешле матбугат вәкилләре исемлегендә булмавына, көрәштәге гаделсезлеккә сылтап аңлата. Аның белән шушы көннәрдә зур интервью да чыккан иде.

– Татардагы бер матур җырның сүзләре искә төшә: “яратмыйча китеп була, яратып китеп кара”. Мин моны көрәш дөньясындагы гаҗәпләнерлек вакыйга дип бәяләмим. Фәрит күтәргән проблемаларга игътибар итәргә кирәк. Бу вакыйга әкрен генә былтыр ике җырчы арасында булган бер гаугага охшап бара. Яздылар, “хайп” ясадылар, башкасы – мәсьәләсе хәл ителдеме? Җырчыларның икесе дә сәхнәдә. Әмма, белгәне дә, белмәгәне дә, шулар икесе арасына кысылып, үзен күрсәтергә тырышты. Бу да шуңа таба бара. Журналистлар арасындагы мөнәсәбәтне журналистлар бергә утырып сөйләшсә, яхшырак булыр иде. Каядыр чыгарырга кирәкми. Ник дигәндә, бу вакыйга күпертелгән. Көрәш дөньясы – егетләр дөньясы булырга тиеш. Шул егетлек югалмасын иде. Фәритнең беренче язмасындагы сүзләр белән килешәм. Икенчесе күбрәк “хайп”. Ул инде бу очракта “гаеп” сүзенә дә якынрак, – дип шәрехләде бу хәлне Илнар Хөснуллин.

 

Белешмә

  • Каһарман шагыйрь истәлегенә багышланган көрәш турнирының тарихына килгәндә, беренче ярыш 1964 елда уза, ул инде быел 58 тапкыр оештырылачак. Беренче тапкыр анда Сарман көрәшчеләр җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубокны Буа откан, Чистайга да барып җиткән. Көрәш ярышын Чаллы батырлары – 9, әлмәтләр – 6, түбәнкамалар 5 мәртәбә откан. Балтачларны уздырган команда юк әле. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңгән.
  • Аерым шәхесләргә килгәндә, Айрат Гыйлаев (Чаллы) көрәш ярышында 12 тапкыр җиңү яулаган кеше санала. Айдар Хәйретдинов (Балтач) – 10, мәрхүм паһлеваныбыз Ильяс Галимов (Әлмәт) – 9 тапкыр батыр калган көрәшчеләр.
  • Быел турнирга 350-400 көрәшче килер дип көтелә.

ФОТО: Татар-информ


Фикер өстәү