Башлангыч сыйныф укытучысы мәктәпкә ут төртмәкче булган

Моңа кадәр ул Украина кораллы көчләрен хуплап чыккан.

Чебоксарда башлангыч сыйныф укытучысы мәктәпкә ут төртмәкче булган. Моңа кадәр ул Украина кораллы көчләрен хуплап чыккан. Бу хакта “КП” “Mash” хәбәренә таянып яза.
Бу хәл 10 нчы мәктәптә килеп чыккан. 46 яшьлек укытучы, эшкә килгәч, ике бүлмәгә ут төрткән. Сак хезмәткәре янгын телләрен һәм ут төртүчене күреп, полиция чакырткан.
Моннан тыш педагог Россия Кораллы көчләрен хурлаган видео яздырып, аны ата-аналар чатына җибәргән булган. Хатын-кыз тоткарланган.


Фикер өстәү