Мәктәптәге тәртипсезлекләр турында ата-аналар чаң суккан.
Казанның 41нче мәктәбендә укучыларның ата-аналары массакүләм мәгълүмат чарасына хат юллаган. Алар анда, яңа директор килгәч, мәктәптә тәртипнең бетүенә: укучыларның эчү-тартуына, аты-юлы белән сүгенүенә зарланган. Ата-аналар фикеренчә, укытучыларның моңа исе китми. Ул гына да түгел: үзләре үк балаларны тәртипсезлеккә этәрә. Шуны дәлилләп, видео да җибәргәннәр: анда башлангыч сыйныф укытучысы өлкән сыйныф укучылары белән бергә эчеп-тартып утыра.
Казан мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, мәктәпкә тикшерү үткәрелеп, килеп туган хәлләргә ачыклык кертелгән. Укытучы эшеннән алынган.
Мәктәп директоры ата-аналардан шикаятьләр кермәвен әйткән. Сак хезмәткәре балаларны исерек хәлдә яки тәмәке тартканнарын күрмәве турныда сөйләгән. Аның фикеренчә, яла ягу гына бу. Ата-аналар исә, кем икәнлекләрен белгертергә теләмичә, аңлатма бирүдән баш тартканнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat