Интернетта бер-береңә пычрак аткан өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр

Дәүләт Думасына интернетта гайбәт, яла ягу сүзләре тараткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында закон проекты кертелгән. Аның авторы – Думаның Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Вяткин (“Бердәм Россия”).

Документка аңлатма язуыннан күренгәнчә, ул Россия Җинаять кодексының 128.1 статьясына ( “Яла ягу”) төзәтмәләр кертүне күздә тота. Закон проекты авторы билгеләп үткәнчә, әлеге статьяда халык алдындагы чыгышта, гавами әсәрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында яла ягу өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әмма Вяткин фикеренчә, хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләрнең ыргылышлы төстә үсүе сәбәпле күпчелек мәгълүмат интернет аша таратыла. Ә аларның күпчелеге массакүләм мәгълүмат чарасы сыйфатында теркәлмәгән. Гәрчә кайберләрен гадәттәге газета-журналларга караганда күбрәк кеше укыса да. Шуңа күрә закон проектында, шул исәптән интернет челтәрендә дә яла яккан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләү тәкъдим ителгән.
Исегезгә төшерәбез: Россия Җинаятьләр кодексының “Яла ягу” статьясында 1 миллион сумга кадәр күләмдә яки хөкем ителүченең бер елга кадәрге хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яки 240 сәгатькә (ун тәүлек) кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотылган.


Фикер өстәү