Рөстәм Миңнеханов Идел буе территориясендә илкүләм иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

Бүген Ульяновскта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Идел буенда илкүләм иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләр башлыклары катнашты.

Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә төп игътибар Россия җәмгыятенә тышкы деструктив мәгълүмати һәм идеологик йогынтыга каршы тору, тарихи хәтерне һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау проблемаларына, шулай ук мәгълүмати киңлектә Россия суверенитетын ныгытуга юнәлтелгән.

Террорчылык һәм экстремизм пропагандасын, Россия җәмгыятен таркату максатыннан чит ил махсус хезмәтләре тараткан ялган мәгълүматны туктатуга юнәлдерелгән чаралар тәкъдим ителә.

«Мәсьәләнең актуальлеге Идел буе федераль округы һәм бөтен ил өчен ачык. Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә геосәяси киеренкелек, махсус хәрби операция һәм интернет йогынтысының үсүе аркасында җитди социаль, сәяси һәм коммуникацион үзгәрешләр бара. Россиягә каршы мәгълүмати-пропаганда кырында көрәшкә дошманнарыбызның барлык көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән. Кичә РФ Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаганда, илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның түбәндәгеләрне ассызыклавы очраклы түгел. «Дошманның җәмгыятебезне ялгыш юлга кертергә тырышуларын кискен туктатырга кирәк», чөнки күпмилләтле җәмгыятебезнең бердәмлеге һәм оешканлыгы һәрвакыт Россиянең көче булды һәм булып кала, теләсә нинди авырлыкларны һәм теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итә», — диде Тулы вәкаләтле вәкил.

«Деструктив мәгълүмати йогынтыны профилактикалау һәм аңа каршы тору төбәктә яшьләр белән эшләүнең мөһим юнәлешләренең берсенә әверелә. Ульяновск өлкәсендә балаларның мәгълүмати иминлеге үзәге уңышлы эшли. Үзәк эшчәнлегенең төп максаты — Интернет челтәренең балаларның сәламәтлегенә, үсешенә һәм иминлегенә тискәре йогынтысын киметү буенча мәгълүмати-аналитик, методик һәм башка чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә ашыру. Профилактик чараларга басым ясыйбыз. Әлеге үзәк Ульяновск өлкәсе укытучылары өчен методик база булып тора, Ата-аналарны һәм балаларны укыту белән шөгыльләнә, шулай ук яшьләр белән мәгърифәтчелек эше алып бара. Шулай ук үзәк хезмәткәрләре үсеп килүче буынга зыян китерә торган законсыз контентны һәм мәгълүматны ачыклау белән шөгыльләнәләр», — дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.

Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыруга бәйле тематика тикшерелде.

Көнбатыш илләренең иҗтимагый аң белән манипуляцияләү омтылышларын туктатырга мөмкинлек бирүче фәнни һәм социаль проектларга ярдәм итү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр бирелә.


Фикер өстәү