Казанга Россия Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев килде

Россия Федерациясе Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев Татарстанга эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Визит барышында Николай Патрушев Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырачак.

Иртәгә, 1 июньдә, Россия Куркынычсызлык Советы Секретаре һәм Татарстан Президенты Тәтеш районына барачаклар, анда кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән очрашачак, авыл җирендә спорт ялын оештыру белән танышачаклар, шулай ук авыл җирлекләрен төзекләндерү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф үсеше перспективалары турында фикер алышачаклар.


Фикер өстәү