Авыл хуҗалыгы министры республикада чәчү буенча алдынгы һәм артта калган районнарны атады

Министр сүзләренчә, Татарстанда чәчүне 5 июньнән дә соңармыйча төгәлләү ниятләнә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү эшләре буенча алдынгы һәм артта калганнарны әйтте. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәт йортында брифингта сөйләде.

«Әтнә, Актаныш, Лениногорск, Зәй районнары чәчүне тәмамлады. Тагын җиде район бүген-иртәгә төгәлләргә тиеш», — диде министр. Бу – Мөслим, Алабуга, Балтач, Тәтеш, Сарман, Тукай, Спас районнары.

Тугыз район планлаштырылган мәйданнарның 85 проценттан кимрәк өлешен чәчкән. Бу Чүпрәле, Югары Ослан, Питрәч, Әгерҗе, Саба. Бөгелмә, Баулы, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевск районнары.

«Географик урынына бәйле рәвештә, Питрәч, Саба, Югары Ослан, Әгерҗе районнары чәчүгә соңрак керешкән иде. Ә Бөгелмә, Баулы, Чүпрәле районнары, эшне беренчеләрдән булып башлап, чәчү эшләрен тәмамларга тиешләр иде, ләкин күрсәткечләре төньяк районнар дәрәҗәсендә генә», — дип искәртте Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, Татарстанда чәчүне 5 июньнән дә соңармыйча төгәлләү ниятләнә.

 


Фикер өстәү