Марат Җәббаров: «Быел яңгыры да, җылысы да бар»

Республикада язгы чәчү кампаниясе имин һава шартларында уза. 11 майга эшләрнең 68 проценты башкарылган. Бу – 1,2 млн мәйданда иген чәчелгән дигән сүз. Эшне оештыру һәм сыйфат тиешле дәрәҗәдә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар тигез генә чыгып килә. Республикадагы чәчү эшләре турында журналистларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Аның мәгълүматлары буенча, быел Татарстанда, узган елгы кебек үк, иген игү мәйданнары 2,8 млн гектарны тәшкил итә. Карабодай, шикәр чөгендере мәйданнарында да үзгәреш юк.

– Без карабодайны республикага җитәрлек күләмдә үстерәбез дә, эшкәртәбез дә. Кибетләрдә дә, ярминкәләрдә дә ул һәрвакыт җитәрлек булды. Ә бәяләргә килгәндә, бу – аерым тема. Бәяләр бездән генә тормый. Россия, дөньякүләм базарның тәэсире зур. Ләкин Идел буе округында иң арзан бәяләр – бездә,  – диде министр.

Бәяләргә килгәндә, аларны тотрыклы итәр өчен Россия бюджетыннан Татарстанга 650 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу ярдәм чарасы шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләргә барып ирешкән. Моннан тыш, дәүләт ярдәме ипи пешерүчеләргә һәм он тартучы оешмаларга да күрсәтелә.

– Йомырка бәясе күтәрелүгә килгәндә, без моны сезонлы арту дип уйлыйбыз. Бүген аларның бәясе шактый төшә башлады. Һәм бу тагын да дәвам итәчәк, – диде Марат Җәббаров.

Чәчү буенча Нурлат, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнары алда бара. Аларда эшләр 85 процентка төгәлләнгән. Якын көннәрдә әлеге районнарда эшләр тулысынча тәмамланачак. Гомумән алганда, язгы кыр эшләре республикада тулысынча якынча ике атна эчендә төгәлләнер дип өметләнәләр. Быел моның өчен 25 млрд сум акча тотылыр дип планлаштырыла.

– Яңгыры да, җылысы да бар. Шуңа күрә эшләр быел үз вакытында алып барыла. Дөрес, көнчыгыш районнарда эшләр иртәрәк башланып, иртәрәк төгәлләнә. Ә төньяк районнарда соңрак керешәләр. Бу – гадәти күренеш. Шуңа күрә борчылыр сәбәп юк, – диде Марат Җәббаров.

Узган елның көзендә 552 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән иде. Аларның 435 меңе – көзге бодай, 111 меңе – көзге арыш. Быел республика буенча уҗымнарның 10 проценты зыян күргән. Аеруча Мамадыш районында хәлләр начар. Анда көзге культураларның 50 проценты һәлак булган. Шулай ук Чүпрәле районында да зыян күргән уҗым басулары 36 процентны тәшкил итә. Ә менә Чистай, Мөслим, Алексеевск, Минзәлә, Арча, Сарман районнарында, киресенчә, уҗымнар яхшы кышлаган. Аларның чәчү мәйданнары да зур, һәлак булган көзге культуралар да 5 проценттан да азрак.

Марат Җәббаров әйтүенчә, Мамадыш районында уҗымнарның күпләп һәлак булуының сәбәбе – чәчү технологияләрен бозу: вакытында утыртмау, нәтиҗәдә дым җитмәү, саклану системасының сыйфатсыз булуы. Шулай ук орлыкларның сыйфаты буенча да проблемалар булган.

– Урып-җыю чорында комбайннар җитмәү дә үз эшен эшләде анда. Шул сәбәпле, кырлар да тулысынча өлгереп җитмәде. Уҗым басуларының бер өлеше иминиятләштерелгән иде, – дип аңлатма бирде министр.

Бүген әлеге кырларга кабаттан язгы культуралар – бодай һәм арпа чәчелә.

Кызганыч, министр әйтүенчә, әлегә республика аграрийлары иген культураларын зыян күрүдән саклар өчен иминиятләштерергә бик ашыкмый. Быел иминиятләштерелгән уҗым культуралары мәйданнары 88 мең гектарны тәшкил итә.

– Мәсәлән, 2019 елда зыян күргән иген басулары өчен «Кызыл Шәрык» 120 млн сум күләмендә ярдәм алды, – диде министр. – Безнең төбәк өчен иминиятләштерү – начар һава шартларыннан сакланыр өчен төп инструмент.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү