Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Мурашко мәктәптәге атышта зыян күргән балаларның хәлен белергә килде

Мәктәптәге атышта күрүгән балалар янына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов Балалар республика клиник хастаханәсенә килде.

Шулай ук хастаханәгә махсус ведомстволар, шул исәптән Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Алар 175нче номерлы мәктәптә зыян күргән балаларга медицина ярдәме күрсәтелүен күзәтәләр.


Фикер өстәү