Казан фаҗигасы: изге урын нәрсәгә әйләнде?

Җиде әти-әни баласын югалтты, калганнары хастаханәдән хәбәр көтә, ике укытучы вафат… Бүгенгесе  – мәхшәр, иртәгәге көн нинди булыр? Балалар  дәрестә тыныч күңел белән утыра алырмы? Казанның 175 нче мәктәбендә булган “канлы сишәмбе”нең  шаһитлары әнә шулай дип борчыла.  “ВТ” хәбәрчесе вакыйга урынында әти-әниләр, балалар, укытучылар белән аралашты.

Мәктәп тирәсе ашыгыч ярдәм машиналары, хокук саклаучылар белән тулган. Хәле авыр кешеләргә психологлар, табиблар урамда ярдәм күрсәтә. Кешеләрнең барысында бер халәт – өнме бу, әллә куркыныч бер төш кенәме?  Халык  мәктәпкә  мылтык тотып кергән адәмнәрне сүгә.  Нәрсә  җитмәгән бу 19 яшьлек  Илназга? Рәхәтенә чыдый алмагандыр… Интернет уеннары йогынтысымы, психикасы нормаль түгелме? Һәркем үзе  булдыра алганча нидер фаразларга тырыша. Илназ шушы мәктәпне тәмамлаган. Үсмерләр  төркемендәге бер егет:  “Илназ безнең  параллель сыйныфта укыды, йөзгә беләм, әмма бервакытта да аның белән аралашканым булмады, тыныч холыклы кебек истә калган. Ул 9 нчы сыйныфтан соң китте, ә мин 11нче сыйныфны тәмамладым”, – ди. Егет ТИСБИда укыган, күптән түгел  укуыннан куылган дигән рәсми булмаган хәбәрләр дә ишеттек.  Ул шундагы күрше йортларның берсендә яшәгән. Кулга алынган Илназ видеоязмада, минем әти-әниләрем юк, алар минем өчен беркем дә түгел, мин әнигә исеме белән генә әйтәм,  ди. Үзен “бог” дип атый.

Атыш вакытында мәктәптә булган укучылар белән дә аралаштык. Укучыларны күрше-тирәдәге балалар бакчаларына урнаштырганнар, кайберләре өйләренә кайтып киткән.

– Башта тавыш көчәйткечтән: “Ишекне, тәрәзәләрне ябыгыз”, – дип хәбәр иттеләр. Без ышанмадык, берәр нинди тикшерү генә уздыралардыр дип, әллә ни игътибар бирмәдек. Беренче катта бомба шартлады. Шуннан соң бу хәлнең уен түгел, чын икәнен  аңладык. Тагын биш минуттан  атыш тавышлары ишетелде. Күрше кабинетта гына  икән, аннан омоннар килеп җитте, борчылмаска куштылар,  – дип сөйләде  9 нчы сыйныф укучысы.

Әти-әниләр дә бу хәбәрне ишетү белән  тизрәк мәктәпкә йөгереп килгән. Заһирның кызы 3 нче сыйныфта укый икән.

– Мин эштә идем. Балам, әти, мәктәптә аталар, дип шалтыратты. Баланың һәр адымын күзәтеп тору өчен телефонга видеокамера куйдырган идем. Сыйныфтагы хәлләрнең бөтенесен күреп тордым. Иртәнге сәгать 9:30 да кешеләр борчыла башлады, биш минуттан ашыгыч ярдәм машиналары  килеп тә җитте. Укытучы  җавап бирми, борчылып беттем. Хәзер  кызым өйдә инде ул. Монда минеке, синеке юк, барысы да – безнеке. Төркемнәргә  үлгән балаларның фотоларны җибәрделәр, карый да алмадым, сөртегез, дидем. Иртән килгәннән бирле бер урында шок хәлендә  басып торам, – ди Заһир. – Бу егет алдан ук әзерләнгән, план коргандыр. Алга таба балалар ничек укырлар?  Бу  бит  – алар өчен гомерлек  җәрәхәт. Хәзер  тагын мылтык тотып кем керер икән дип борчылып торачаклар. Мәктәпләрне автомат тотып сакларгамы инде хәзер?  Һәр мәктәптә икешәр омон торсын иде.

Өч бала анасы Лилия  кызларын укырга җибәрмәгән бүген.

– Күңелем ничектер сизгән кебек укырга җибәрәсем килмәде. Иң кечесе 1 дә, олысы 7 нче сыйныфта укый, – ди Лилия.

Күрше йортларда яшәүчеләрнең дә күңелләре бер урында түгел: елыйлар, борчылалар.

– Без менә шушы йортта яшибез, шартлау тавышы  ишеткәч, урамга йөгереп чыктык. Минем бала бакчага йөри, бу мәктәптә танышларыбыз күп укый. Шөкер, барысы да  исән-сау, – ди  Ләйсән.   Исемен әйтергә теләмәгән татар апасы да,  танышлар балаларын алып чыктылар, ди.  “Елыйм да елыйм. Рамазан аенда мондый хәл булыр дип кем уйлаган аны? Кешеләр утырып хәл алсын дип, өйдән урындыклар, җәймәләр алып чыктым”, –ди ул.

Исәннәр исән дип сөенсә, балаларының бернинди хәбәре булмаганнары да бар. Әнә агачка сөялеп, Зөлфиям дип,  үзәкне өзеп бер әти үкереп елый. “Хастаханәдә дә, мәктәптә дә юк”, – ди ул. Шул ук вакытта штабка  барып, табылмаган кешеләр турында мәгълүмат эзләүчеләр дә күренә.
<

Психолог, табиблар татар теле укытучысына  ярдәм күрсәтә. “Яраланган дип әйттеләр, исәнме икән?” – дип елый укытучы. “Үз укучыларын алып чыккан, үзенеке калган. Герой укытучы бу”, – ди янәшәсендә басып торучылар.

– Өченче катта 8нче сыйныфларда дәрес алып бара идем. Шартлау каты булды. Кайсы катта икәнен  белмәдем. Берничә тапкыр шартлау тавышы ишетелде. Тәрәзәләрне, ишекләрне яптык. Балаларга тәрәзә янына килмәскә куштым. Укучыларымны тынычландырдым. Дивар тирәсендә  чүгәләп утырдык һәм көттек. Аннан коткаручылар килде,  – ди күптән түгел Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган  Роман Гузенфельд. – Бу инде – минем җиденче мәктәп. Мәктәп һәрвакыт  иң куркынычсыз, изге урын булды. Нинди башбаштаклык бу? Хәзер нәрсә майтарыла? Адекват булмаган кешеләр күп, җинаять  элементлары… Бәйрәмнән соң беренче көн укыйбыз, бүген бөтенебез тетрәнү кичерә.

Сердәш психология үзәге белгече Еленадан да киңәшләр сорадык. Мондый хәлләр булмасын өчен нишләргә?

– Бу вазгыятьне алдан фаразлап булмый. Без кемгә авыр, барысына да психологик ярдәм күрсәтәбез. Яныбызда – табиблар. Балаларыгызга игътибар күп бирегез, кем белән аралашканын, нәрсә белән белән кызыксынганын белегез. Әти-әниләр  кайбер очракта булышасы урынга, киресенчә, читләшәләр. Гаиләдә ышаныч, дуслык, аңлашу булсын иде, – дип киңәш итә Елена әти-әниләргә.

Сәрия Мифтахова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү