Балалар ни сәбәпле тормыштан ваз кичә?

Узган ел республикада 14 үсмер үз-үзенә кул салган. Белгечләр әйтүенчә, суицид ул – чир дә, рухи көчсезлек тә түгел, ялгызлык дигән сүз. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен психологлар, баланы тыңларга, ишетергә кирәк, дип кисәтә. Яшь гомерләрен корбан итәргә җыенучыларны ничек аңларга һәм мондый куркыныч адымнан ничек туктатып калырга?

Без түздек, син дә түз!

Тормыштан туюмы, бәхетсезлек очрагымы? Апрель аенда гына Казанда ике күңелсез очрак теркәлде. 14 яшьлек үсмер 17 нче каттан егылып төшеп җан бирде. Куркыныч вакыйганың сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Табиблар тугызынчы каттан егылган кызның да гомерен саклап кала алмады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул дус кызы белән үпкәләшкән булган.

Республика клиник психиатрия хастаханәсе «Сердәш 129» хезмәтенең медицина психологы Людмила Невоструевага суицид кылу куркынычы янаган балалар белән эшләргә, аларга тормыш ямен табарга ярдәм итәргә туры килә.

– Мин беркемгә дә кирәкми дигән хәбәр бу. Ахыры үлем белән тәмамланган һәм тәмамланмаган очраклар бар. Мин соңгылары буенча гына саннарны әйтә алам. Андыйлар күп. Әйтик быелның соңгы өч аенда гына республикада 26 үсмернең куркыныч адымга барырга омтылыш ясавы билгеле. Районнарда күп очракта мәгълүматларны яшереп калдыралар. Ләкин яшерергә ярамый. Әгәр бала башына мондый уйны керткән икән, ул аны кабатларга мөмкин. Балалар арасында 10–13 яшьлекләр дә бар. Алар хәтта бу адымның ахыры нәрсә белән тәмамланасын да аңламый. Әти-әниләр яки дуслар мине яратмый, шуңа җәзасын бирәм дип уйлыйлар, – ди Людмила Невоструева.

Белгеч янына килүчеләр арасында төрле балалар бар. Әнә бер кыз биш ел элиталы мәктәптә укыган булган. Анда аны иптәшләре җәберләгән. Укытучылар күрмәгән, әнисе дә, без укыдык, түздек, дип игътибар бирмәгән.

– Ялгызлыкны аңламыйбыз, ялкау дип уйлыйбыз. Ахыр чиктә ул кызга хастаханәдә дәваланырга туры килде. Мин аның әнисен кызын башка мәктәпкә күчерергә үгетләдем. Хәзер дизайнерга укый. Аны ишеттеләр, аңладылар, ул дуслар тапты. Бала чәчәк кебек, ашласаң, су сипсәң генә чәчәк ата. Ул – тере җан. Анда барма, монда начар, психологлардан файда юк, дип әйтүче әти-әниләр күп, – дип сөйли психолог. – Авыр хәлдә калган балалар яшәргә тели, әмма күңел җәрәхәтен шул рәвешле томалыйсылары килә. Бушлыктан чыгу юлын белмиләр чөнки. Җәберләү очракларын булдырмас өчен мәктәп җитәкчелеге эшләргә тиеш. Алар, бездә мондый хәл юк, дип аклана. Чарасын күрмәгәч, баланы тагын җәберләү башлана. Бер үсмер, математикадан сынау имтиханын тапшыра алмадым, дип куркыныч адымга барган. Бирә алмадым, дип курыккан, ә нәтиҗәсе яхшы булган.

Сәбәпне өйдән эзлисе

Казандагы мәктәп директорларының берсе белән сөйләшәбез. Мондый фаҗига аларның уку йортын да урап узмаган. Ул да төп җаваплылык әти-әниләрдә дигән фикердә.

– Безнең мәктәптә дә бер бала үзенә кул салган иде. Гаилә өчен дә, мәктәпкә дә бик авыр хәсрәт бу. Ул укучының әти-әнисе аерылышып, кире кушылган булган. Әтисе аны мәҗбүриләп ул теләмәгән уку йортына кертергә җыенган. Бала исә әтисенең туган көнендә үзенә кул салды, – диде Казандагы мәктәп директорларының берсе. – Әти-әниләр чынга ашмаган хыялларын ул-кызларыннан үтәтергә тырышмасын иде. Телиләр икән, үзләре укысын. Без балаларның кәефе юклыгын күреп: «Берәр борчуың бармы, мәктәптә начар билге алдыңмы әллә?» – дип сорашабыз. Күбесе: «Юк, гаиләдә проблема», – дип җавап бирә. Әти-әниләр арасында аңлашылмаучанлыклар балага бик нык тәэсир итә. Алар балаларының проблемаларын аңларга тырышмый, нәрсә белән мавыкканын белми. Ничек кенә мәктәпне гаепләргә тырышсалар да, күп әйбер гаиләдән килә.

Сораулар күп, сәбәпләр ачык кала

– Мин һәр очрак буенча анализ ясыйм. Гомере өзелүчеләр арасында 11–12 яшьлек балалар да бар. Башка сыймый торган хәл. Бу вакытта әле алар кеше булып формалаша гына башлый. Мондый адымга баручыларның күбесе – әти-әниләре аерылышкан балалар. Сәбәпләрнең берсе әнә шул. Аерылышкан әти-әни арасында баланы икегә бүлү дә юньлегә илтми. Чынлап яраткан әти-әни алай эшләмәячәк. Ирләр һәм хатыннар элеккеге булырга мөмкин. Бала исә һәрвакыт синеке. Бала белән әти-әни генә түгел, дус та булыгыз! Матди яктан уңышлы гаиләләрдә дә андый хәлләр очрый. Әйтик, бала яхшы укыган, дуслары белән аралашкан, нәрсә беләндер шөгыльләнгән… Әмма барыбер куркыныч адымга бара. Әти-әнисе эчкечелек белән мавыккан балалар да куркыныч астында, – ди Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец. – Өлкәннәр ничек уйлый? Янәсе, балаларның иртәге көн өчен кайгырасы да, икмәк табасы да юк, барысы да җитеш. Ә чынлыкта үсмерләр бөтен нәрсәгә дә борчыла. Алар өчен тышкы кыяфәт тә мөһим. Теге яки бу җирем ошамый дип, үзләрен башкалар белән чагыштыра башлыйлар. Җәберләнү, әти-әни белән ачуланышу, укуда мәшәкатьләр, имтихан бирә алмау… Үлем очраклары тикшерелсә дә, сораулар күп, сәбәпләре ачык кала. Безнең заманда балаларның психикасы тотрыклы иде. Ул вакытта интернет, гаджетлар да булмады. Урамда уйнадык, дуслар белән аралаштык. Алар хәзер виртуаль чынбарлыкта яши. Бөтен начарлыкны киптергеч кебек сеңдерәләр. Без берни күрмәсен, ишетмәсеннәр, дип, аларны капчыкка салып куя алмыйбыз. Кайберәүләр билгеле бер катгый кагыйдә буенча тәрбияләргә тырыша. Баланы тәҗрибә, өйрәнүләр уздыру өчен үстермиләр, аны ничек бар, шулай яратырга кирәк.

«Мине тәртипле булырга өйрәтегез әле!»

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Ирина Петрова әйтүенчә, хокук белгечләре РФ юристлар ассоциациясе белгечләре белән мәктәпләрдә «Хокук мәктәбе» проекты кысасында лекцияләр укыйлар икән.

– Дәрес тәмамлангач, бер малай килде дә: «Сезгә соравым бар иде», – диде. Дөресрәге, ул вакытта бик ашыга идем. Мин сиңа телефон номерымны калдырам, син шунда борчыган сорауларыңны яз яме, дидем. Берничә көннән миңа: «Ирина Степановна, мине тәртипле булырга өйрәтегез әле. Эшләргә теләмәгән нәрсәдән ничек тыелып калырга?» – дип язган. Бу сорауны укыганда шок хәлендә идем. Ул 10 нчы сыйныфта укый. Мин аңа берни әйтә алмадым. Үзем язган китабым бар, шуны бүләк итәм, барлык сорауларыңа җавап таба алырсың, дидем. Китапны укыгач, рәхмәт, сорауларыма җавап таптым, дип язган. Әгәр үсмер гомердә беренче тапкыр күргән, әбисе яшендәге погонлы хезмәткәргә шундый сораулар бирә икән, бу бала белән берәү дә сөйләшми дигән сүз. Сөйләшергә кирәк. Димәк, ул әти-әнисенә, туганнарына килеп, мине тәртипле булырга өйрәтегез, дип әйтә алмый. Без барыбыз да үз эшебез белән мәшгуль, сөйләшергә, аралашырга вакыт юк. Шуңа күрә бала үз эченә бикләнә. Андыйларга үзләре белән сөйләшергә теләүчеләр табыла анысы. Кызганыч, алар юньлегә өйрәтми. Бөтен бәла шунда, – ди Ирина Петрова.

Тырышлыкның да чиге бар

Медицина психологы Людмила Невоструева әйтүенчә, безнең балалар «иномарка»га әйләнде. Аларның яхшы укуы, чит телләр белүе әти-әнигә дусларына мактану өчен кирәк. Танышымның баласы биш телне өйрәнгән, ә минеке алтынчысын өйрәнәчәк, янәсе.

– Аларны бер түгәрәктән икенчесенә йөртәбез, балачактан мәхрүм итәбез, алар бер-берсе белән аралаша алмый. Түгәрәккә йөртергә кирәк, әмма чик булырга тиеш. Без үзебезне дә, баланы да арытабыз. Балалар моннан газап чигә. Мәктәп бакчасыннан ук невроз башлана, – ди белгеч. – Ишегалдында уйнамыйлар, тауда шумыйлар. Барса да, кемдер озата. Янәшәсендә – әнисе. Бала инфантиль була, ягъни мөстәкыйльлеге булмый, нишләргә кирәклеген белми. Без гел басым ясап торабыз. Әгәр бала шау-гөр килеп уйнаса, дуслары белән аралашса, арып ятып йокласа, бу – психотерапия. Бала ял да итәргә тиеш. Вакытын бушка үткәрмәгән саен яхшырак дип уйлыбыз. Бала, киресенчә, суына, аңа начар, аны күрмиләр, ишетмиләр. Ул башкаларның авыртуын, борчуын сизми. Мәктәптә гиперактив балалар күп. Алар яхшы укый, әмма укытучыга җайлы түгел. Йә ул партадан нәрсәдер эзли, йә бер урында тик тормый. Әгәр без җирән кешегә, син иртәгә ак булып кил, дисәк, ул үзгәрә алмый. Бала да тәртибен шундук ничек үзгәртә алсын? Укытучыларга вузда мондый балалар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаталар. Тик алай эшләү мәшәкать. Син – сугыш чукмары, начар, дип гел әйтеп торсалар, әлбәттә, агрессия башланачак. Укытучы һәр бала белән уртак тел таба белергә тиеш. Бу очракта игътибар юнәлтергә кирәк. Әгәр аны аңламасаң, күңеленә бар үпкә җыелачак: мине мәктәптә чит күрәләр, өйдә мине әни орыша, дусларым юк, дип үзен кирәксез хис итәчәк. Кем белән аралашырга? Әлбәттә, интернет кала. Виртуаль дөньяда үсмер чынбарлыктан китә.

Медицина психологы Людмила Невоструева киңәшләре

*Теләсә кайсы вакытта бала белән рәхәтләнеп аралашырга кирәк. Гаиләдә рәхәт булса, бала да тыныч булачак.

* Гаилә традицияләрен булдырыгыз. Бергә пирог пешереп, өйдәге якыннарның туган көненә сюрприз ясарга, әбигә кунакка барырга була.

* Артык борчылу да файда китерми. Бер әбинең 16 яшьлек оныгының ботинка бавын бәйләгәнен күрдем. Ник бәйлисез, бәйләмәгез, дим. Мәктәпкә дә илтәбез, букчасын тутырабыз, ди.

* Балагызга көче җитмәслек таләпләр куймагыз.

* Хезмәт тәрбиясе, спорт, рәсем дәресләре бик файдалы.

* Мәктәпләрдә психологлар штаты түбән. Һәр сыйныфта, атнага бер мәртәбә булса да, психология дәресе укытылсын иде.

*Әти-әниләр атна буе эштә булсалар да, ял көнен бергәләп уздырырга мөмкин. Бер әни, балабыз көн саен вакытын әтисе белән уздыра, ди. Бергәләп компьютер уеннары уйныйлар. Бала шунда уенчыклары белән дә уйный икән. Тик мондый уеннан файда юк.

*Без баланы таптык, ашатабыз, эчертәбез, калганын бакча, мәктәп тәрбияләсен, дип кул селтәү – ялгыш фикер.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү