Суррогат аналардан туган балаларны чит ил кешеләренә сатучыга хөкем карары чыгарылган

Мәскәүнең Никулин суды сабыйларны суррогат аналардан туган балаларны чит ил кешеләренә сату белән шөгыльләнүчегә хөкем карары чыгарды. Аңа кырыс режимлы алты ел төрмә җәзасы яный.

Сүз «Росюрконсалтинг » тәрҗемәчесе Кирилл Анисимов турында бара. Ул тикшерү белән килешү һәм судка кадәр хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде, дип аңлаткананың адвокаты Игорь Трунов. Суррогат аналар белән бәйле хокукый мөнәсәбәтләрне кеше белән сәүдә итү буларак квалификацияләү шактый катлаулы булуын әйткән хокук яклаучы, дип яза ТАСС.

— Минем фикеремчә, төшенчәләр алмашынды. Медицина ярдәме күрсәтү буенча граждан-хокукый мөнәсәбәтләрне җинаять маддәсе буенча квалификацияләделәр, — дигән адвокат.

Узган елның җәендә Тикшерү комитеты табиб-репродуктологларны һәм Мәскәүдән медицина үзәге җитәкчесен гаепләде. Алар суррогат аналар тапкан балаларны чит илгә сатуда гаепләнә. Алар 11 эпизодны алыштырган, сигезе буенча килешү төзелгән булган.


Фикер өстәү